tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Улымны татар сыйныфына языгыз, татар телен өйрәнсен!
Улымны татар сыйныфына языгыз, татар телен өйрәнсен!

Улымны татар сыйныфына языгыз, татар телен өйрәнсен!

1нче февральдән барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфка язылу башланды, шул исәптән Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә дә. Ул көнне мин балаларын гимназиянең беренче сыйныфына яздырырга килгән әти-әниләр белән әңгәмә кордым. Иң беренче булып Радик Әхмәтвәлиев улы Рамирны беренче сыйныфка яздырды. Башлангыч сыйныфта укыту буенча директор урынбасары Рәзинә Рәшид кызы биргән сорауларга аның татарча гына җавап бирүе, “Улымны татар сыйныфына языгыз, татар телен өйрәнсен”, — дигән сүзләре игътибарымны җәлеп итте. Документларын тапшырып бетергәч, Радик белән якыннан танышырга ашыктым.

Ул Ижау шәһәрендә үскән егет икән. Элекке 38нче мәктәпне тәмамлаган. “Без укыган чакта әле ул гади мәктәп иде. Бүгенге көндә гимназия статусы бар. Улым Рамир 107нче балалар бакчасына йөри. Икенче улыбызны да шул бакчага бирәбез. Бер дә икеләнмичә татар классына яздырырга килдем. Хәләл җефетем Ләйсән дә Ижауда үскән кыз. Гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Рамирның да татар телен тирәннән үзләштерүен телибез”, — диде ул.

Икенче әти Алмаз Юсупов та бик татар җанлы булып чыкты. “Мин дә 38нче мәктәпне тәмамладым. Бу мәктәп үземә бик ошый иде. Гимназиядән ерак тормыйбыз. Хатыным — Яңа Авыл кызы. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Улыбызның да татарча белеп үсүен телибез. Шамил татарча аңлый, сөйләшә. Сүзләрне дөрес әйтмәсә, төзәтеп җибәрәбез. Әби-бабай да оныклары белән татарча гына сөйләшәләр”, – дип сөйләде ул.

Ә менә өченче әти Руслан Нәфый­ков белән әңгәмә икенчерәк булып чыкты. Ул да Ижау егете, ул да 38нче мәктәпне тәмамлаган. “Үзем “А” классында укыдым. Спорт белән шөгыльләндем. Хәзер улым Дамирны беренче сыйныфка яздырырга килдем. Хатыным — Көчек кызы. Әби: “Үзем русча белмәгәч, бик кыен булды. Гомер буе “он” белән “она” сүзен бутадым. Шуның өчен рус сыйныфына бирегез, дип киңәш итте”, — диде ул.

Чиратларын көтеп торган әти-әниләрдән: “Балагызның татар телен өйрәнүен телисезме?” – дип кызыксындым. Алар арасында бары бер генә әнинең — Гөлназ Газинаның татар милләтеннән булуын белдем. Ул кызы Ралинаны татар сыйныфына яздырырга килгән. “Әтисе Булат та 6нчы гимназияне тәмамлады. Мәктәптә белем алганда “Күңелле кыңгырау” тапшыруын да алып барган, барлык милли чараларда актив катнашкан ул. Кызыбыз да татарча белеп үссен өчен 107нче балалар бакчасына бирдек. Бакчага бик теләп йөрибез. Ләйсирә Наил кызын хөрмәт итәбез. Ралина киләчәктә татар телен ныграк өйрәнсен өчен, беренче татар сыйныфына язылырга килдек”, — диде Гөлназ.

Әлеге яшь әти-әниләр 6нчы гимназиягә зур өметләр баглап килгәннәр. 107нче балалар бакчасы кебек 6нчы гимназиянең дә аларның яраткан мәктәбенә әверелүен телибез. Гимназиядә беренче сыйныфка язылу дәвам итә. Анда сезне атнаның һәр чәршәмбесендә һәм җомгасында көтәләр. Ашыгыгыз!

Рилия Закирова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*