tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «URMAI-ZALIDA» фестивале төрки халыкларны берләштерүче зур бер чара (Фоторепортаж)
«URMAI-ZALIDA» фестивале төрки халыкларны берләштерүче зур бер чара (Фоторепортаж)

«URMAI-ZALIDA» фестивале төрки халыкларны берләштерүче зур бер чара (Фоторепортаж)

Җиденче тапкыр узучы Халыкара  «URMAI-ZALIDA» фестивале беренче елыннан ук, актуальлеген югалтмый. Ел саен яңа коллективлар һәм аерым башкаручыларны үзенә тарта.

Быел да ул зурлап оештырылды һәм гөрләп узды. Фестивальдә бер меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән иде. Сайлап алу турларыннан 700 ләп үзешчән артист узды. Алар арасында Башкортстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Мари Эл, Мордовия, Саха (Якутия), Татарстан, Чувашия республикаларыннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән килүчеләр бар иде.

Якутиядән килгән яшь артистлар фестивальнең ачышы булды. Алар чыгышын жюри да, тамашачылар да таң калып карады. Балалар табигатьтәге  тавышларны да чыгара, уен коралларында да уйный. Ике коллектив та фестивальдән җиңү яулап кайтып китте.

«URMAI-ZALIDA» фестивале этноколлективлар өчен, тәҗрибә туплау мәйданына әверелеп бара. Ул Россиядә һәм чит төбәкләрдә яңа фольклор коллективларны барларга ярдәм итә, биредә алар өчен мастер-класслар да оештыра.

Фестиваль иң яхшы чыгышлар, җиңүчеләр катнашында гала-концерт белән төгәлләнде. Фольклор өлкәсендә Гран-прига Казан мәдәният һәм сәнгать университетының “Җомга көн” фольклор ансамбле лаек булды. Рәсем сәнгате буенча, Тукай әсәрләренә таянып эшләнгән “Туган як” композициясе белән Чувашиянең Тукай авылыннан Рушания Зиннәтуллина, Гөлнара Зарипова гаиләләре җиңүче.

Фәрит Гыйбатдинов,
Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*