tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмай авылында VII Халыкара төрки дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә» фестиваленең беренче көне үтте
Урмай авылында VII Халыкара төрки дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә» фестиваленең беренче көне үтте

Урмай авылында VII Халыкара төрки дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә» фестиваленең беренче көне үтте

Быелгы “Урмай-Зәлидә” — төрки халык җыр-биюләренә багышланган милли сәнгатьнең җиденче фестивалендә төрле юнәлештә һәм җиде номинациядә, җиде төрки милләте көч сынаша. Беренче дистанцион сайлап алуда 1240 кеше катнашты, икенче турда 740 кеше катнашырга тиеш булачак.

Әлеге проектның максаты – кунаклар һәм катнашучылар өчен зур күләмле чара гына булып калмыйча, үз иҗатлары белән төрки дөньяның тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы талантларны ачыклау. Әлеге проект – төрле халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтчелек һәм экстремистлык хәрәкәтләрен бетерүгә юнәлтелгән.

4 нче апрель көнне Урмай мәдәният йортында фестивальнең ачылышында күргәзмәләр белән бизәлгән, алар арасында рәсем, декоратив эшләр, фәнни эшләр, рефератлар күргәзмәсе эшләнде. Чуашстанның бөтен татар авылларыннан, Чабаксар, Канаш шәһәрләреннән милләттәшләребез фестиваль кысаларында булган төрле номинацияләрдә катнаштылар.

Бәйрәмне Комсомол район хакимияте башлыгы урынбасары Краснов Александр Василъевич, Чуашстан таталары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, “Алтын мәйдан” Интернационал проект җитәкчесе Гамира Гадельшина башлап җибәрде. Елдагыча, әлеге проектта әйдәп баручы татар халкының милли-этник иҗаты, шул вакытта бөтен төрки халыклардан сайланып бер төрки халыкка игътибар бирелә төшә. Быел саха – якут төрки халкы үзәк кунак булды. Якутск шәһәреннән ике җыр һәм бию балалар коллективы фестивальнең бизәге булды.

Бүген фестивальнең икенче көне, Мари Республикасы, Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче татар коллективлары үзләренең программалары белән “Урмай Зәлидә” фестиваленең икенче көнен дәвам итәчәк.

Беренче урыннарны алучыларга фестивальнең эмблемасы сүрәтләнгән медальләр, дипломнар тапшырыла. Фестиваль югары дәрәҗәдә үтә. Профессиональ һәм үзешчән артистлар барысыда дусларча мөнәсәбәттә, яңа танышулар һәм уңай кәеф алып килде төрки-дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә» фестивале.

Фарит Гибатдинов

Чуашстан таталары

милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*