tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Истанбулда “Топ капы” паркында урнашкан татар йортын карады
Васил Шәйхразиев Истанбулда “Топ капы” паркында урнашкан татар йортын карады

Васил Шәйхразиев Истанбулда “Топ капы” паркында урнашкан татар йортын карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милл шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Татарстан Президенты җитәкләгән делегация составында Төркиядә. Кичке якта Рөстәм Миңнеханов Истанбулда милләттәшләребез белән очрашачак.

Васил Шәйхразиев Истанбулга килү белән, “Топ капы” паркына барды. Биредә төрки халыкларның мәдәнияте һәм тормыш-көнкүреше белән танышырга мөмкин. Үзбәк, казах, кыргыз, башкорт һәм башка халыклар йортлары арасында, татар йорты да урын алган.

Йортка урнаштырылган экспонатлар, милли киемнәр халкыбыз тарихы белән якыннанрак танышу мөмкинлеген бирә. Милли Шура рәисенә  алар хакында Истанбул шәһәре Идел-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*