tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев туган телне саклауга тырышлык һәм горурлык белән ирешеп була дип саный
Васил Шәйхразиев туган телне саклауга тырышлык һәм горурлык белән ирешеп була дип саный

Васил Шәйхразиев туган телне саклауга тырышлык һәм горурлык белән ирешеп була дип саный

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша Туган тел көне һәм Тукай туган көне уңаеннан татар халкына киңәшләрен җиткерде.

“Милләтне, телне саклау өчен безгә горурлык, теләк, тырышлык кирәк. Боларның барысын бергә җыя алсак, без мәңгелек милләт булырбыз. Милләтеңнең бетүеннән курку һәм монда синең дә гаебең бар икәнен аңлау кирәк дип саныйм”, – диде Милли Шура рәисе.

“Син татар булып тугансың икән, димәк, синең алда туган телеңне саклау бурычы тора. Гаиләдә дә, урамда да, мәктәптә дә, балалар бакчасында да, бөтен җирдә дә татарча сөйләшерлек мөмкинлек булсын өчен, син үзең эшләргә тиеш. Бәхетле булыр өчен дә, көн саен көрәшергә кирәк, уңышлы булыр өчен дә, көн саен эшләргә кирәк бит. Бүтәнчә моңа ирешеп булмый, шуны аңларга кирәк”, – диде Васил Шәйхразиев.

Алсу Исмәгыйлева
https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*