tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар яшьләр форумы белдерүе
VI Бөтендөнья татар яшьләр форумы белдерүе

VI Бөтендөнья татар яшьләр форумы белдерүе

Татарстан дәүләтчелеге бар икән,
аның Президенты да булырга тиеш!

 

Соңгы вакытларда җәмгыятьтә Татарстан Республикасы Президенты атамасы тирәсендә шактый кызу бәхәсләр бара. Халкыбызның күпчелеген Татарстанда президентлык институтының юкка чыгу куркынычы борчый. Татар яшьләре форумында катнашучыларның уртак фикере шундый: Россия Федерациясе Конституциясе Татарстан Республикасын дәүләт итеп таный һәм аның җитәкче органнары формалаштыруны республиканың фәкать үз вәкаләтләре дип раслый.

Шулай булгач, Россия Дәүләт Думасы тарафыннан илебез конституциясенә каршы килгән закон кабул итеп республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра.
Татарстан Президент атамасы халык фикере белән булдырылды һәм демократия шартларында халык фикере белән санлашмауның хокукый нигезе була алмый.
Без, җир шарының төрле почмакларыннан килгән татар яшьләре, мондый басымны катгый рәвештә кире кагабыз һәм халкыбызны Татарстанда Президент институтын якларга чакырабыз. Тирән тамырлы дәүләтчелек традицияләренә ия булган 7 миллионлы татар халкының, һичшиксез, үзенең милли лидерын якларга хакы бар. Без бу мәсьәләдә бердәм булсак, һичшиксез, максатыбызга ирешербез.

VI Бөтендөнья
татар яшьләр форумында
кабул ителде.
4 август, 2014 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*