tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бельгия кызы Николь Каньяндекви саф татар телендә “Туган тел” җырын башкара

ВИДЕО: Бельгия кызы Николь Каньяндекви саф татар телендә “Туган тел” җырын башкара

Күптән түгел испан яр буенда “Tatar camp for kids in Spain” татар лагере ярдәмендә сабантуй узды. Шунда Бельгия кызы Николь Каньяндекви милли татар киемендә Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын башкарды.

Кызга милли киемне бүләк иттеләр. Аны Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова җибәргән. Ул “Туган тел” шигырен иң оста башкаручыга бирелергә тиеш иде. Николь лаек булды.

Татар лагерына 14 яшьлек Никольнең бу инде икенче килүе. Былтыр өйрәнә башлаган Тукай шигырен Николь быел музыкага салып башкарды. Көндәшләр арасында Бельгия, Германия, Нидерландыдан килгән балалар булуына карамастан, тамашачыларның күңелен үзенең моңлы тавышы белән Николь яулады.

Яшьтәшләре белән Бельгия кызы инглиз, француз телләрендә яралашса да, татар телен өйрәнүен бер дә калдырмый. Сүзләр генә түгел, җөмләләр төзергә тырыша. Шунда ук лагерь программасы кысаларында ул токмач, өчпочмак һәм гөбәдия пешерү серләрен дә өйрәнә.

Чараны уздырган Бельгия татарлары Татарстан Республикасы тарафыннан килгән ярдәмне зур бәяли. Бельгия татарлары чит илдә татар мөһитен арттыру, телне саклау буенча чаралар уздыра.

Испаниядәге җәйге проектны оештыручылар Европада татар телен үстерүгә ярдәм иткән өчен Татарстан мәдәният министрлыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен белдерә.

Лилия Валеева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*