tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта: шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан

ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта: шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан

Әлеге видеоязмада шагыйрә, татар эстрадасындагы күп кенә популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан белән әңгәмә урын алган. Аның хакында көчле хатын дип әйтми мөмкин түгел. 16 ел буе ире җырчы Закир Шаһбан белән иңне-иңгә куеп, бар авырлыкларны җиңү юлларын табып яши ул.

Закир Шаһбанга иҗат итү һәм шул иҗатыннан ләззәт, бәхет хисләрен тоярга ярдәм итә. Ничек сыгылмыйсың? дигән сорауга да Гөлүсә, бернинди зарланусыз җавап кайтара. Ә кызлары Алисәгә тәрбия, әни назы бирергә вакыт каламы соң? Әңгәмәне тыңлагач, Гөлүсә әйткән фикерләрдән чыгып, үзеңә гыйбрәт, тормыш тәҗрибәсе дә алырга мөмкин. Шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*