tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзһәр Шакиров: “Җәлил укулары” бәйгесе дәвамлы булсын иде
Әзһәр Шакиров: “Җәлил укулары” бәйгесе дәвамлы булсын иде

Әзһәр Шакиров: “Җәлил укулары” бәйгесе дәвамлы булсын иде

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировка 22 нче февральдә 80 яшь тула. 26 нчы февральдә ул үзенең иҗат юлы узган Камал театр сәхнәсендә юбилей кичәсен уздырачак. Бүген якынлашып килүче бәйрәме уңаеннан, Әзһәр Шакировны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кабул итте.

“Сез бөтен дөньяга сибелгән татарларның милли горурлыгы, казанышы,”- дип бәяләде артистны Васил Шәйхразыев. Әзһәр Шакиров тудырган образлар ба­ры­сы да ди­яр­лек фи­кер ия­ләре. Эч­ке дәр­тен ти­еш­ле бәй­дә тот­кан хәл­дә, ар­тист алар­ның ки­че­реш­лә­рен бө­тен ти­рән­ле­ге бе­лән төгәл итеп та­ма­ша­чы­га җит­ке­рә белә. Театрда гына түгел, ул кино сәнгатендә дә шул сыйфатларны ача алды.

Әзһәр Шакиров җәмәгать эшләрендә дә актив шәхесләрнең берсе. Ул Бөтендөнья татар конгрессы белән дә тыгыз элемтәдә. “Җәлил укулары” бәйгесенең икенче ел рәттән жюри рәисе. Милли Шура рәисе белән очрашу вакытында да, әлеге конкурс хакында үз фикерен әйтте һәм киңәшләрен бирде.

“Бу искиткеч акция. Быел конкурста төрле төбәкләрдән, чит илләрдән 7 меңгә якын бала катнашты. Алар татар шагыйрьләренең шигырьләрен туган телебездә сөйлиләр. Башка милләт балалары да кызыксынып катнаша, татар әсәрләрен тәрҗемәдә сөйли. Мин бу бәйгенең дәвамлы булуын телим,”- диде Әзһәр Шакиров.

“Җәлил укулары” ил өчен дә, тарих өчен дә бик мөһим чара,”- дип бәяләде Васил Шәйхразыев артистның үзләрен хуплап. Очрашу барышында алар ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылучы чаралар хакында да фикер алышты. Саубуллашу алдыннан, Әзһәр Шакиров Милли Шура рәисен 26 нчы февральдә Камал театры сәхнәсендә узачак юбилей кичәсенә чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*