tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Воткинскида милли мәгариф
Воткинскида милли мәгариф

Воткинскида милли мәгариф

Воткинск шәһәренең 42 санлы балалар бакчасында татар телен өйрәнүче ике төркем эшли. Чәчәкләр һәм Җиләкләр дип исем кушканнар. Татар теленә өйрәтә торган тәрбиячеләре Асхия Кыяметдиновна . Ул сигезенче ел биредә тәрбияче булып эшли. Төркемнәр 2004 елдан эшли башлаган.

Әти-әниләрнең ризалыгы һәм теләге белән ачылган әлеге төркемнәр. Алар татарның гореф- гадәтләрен дә, җырларга, биергә дә өйрәнәләр. Инде беренче чыгарылыш булган. Өлкәннәр төркеме татар бизәкләре, милли орнаментлар турында өйрәнәләр икән. Татар халкының ризыклары, киемнәре турында әти-әниләр белән бергә татар телендә ачык дәресләр дә уздырылар икән.

Бу бакчага йөргән балалар, белем алуларын татар телен өйрәтә торган 12 мәктәптә дәвам итәләр икән. Бакча шәһәр, республика күләмендә уза торган бәйгеләрдә дә актив катнашалар.

12 нче санлы мәктәпкә быел егерме ел тулган. Мәктәп 1994 елда ачылган. Шул вакыттан бирле мәктәптә татар теле дәресләре укытыла. Татар класслары да бар. “Һәр бала туган телен өйрзнергә, яратырга тиеш. Татар классы барлык гомумбелем алу белән беррәттән татар телен, мәдәниятен, тарихын да өйрәнәләр”, ди мәктәп директоры Галина Михайловна Килдебекова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*