tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа мәчетләрдә азан яңгырады
Яңа мәчетләрдә азан яңгырады

Яңа мәчетләрдә азан яңгырады

23нче августта Тубыл районының Прииртышский поселогында күз явын алырлык зәвык белән төзелгән яңа мәчетне Себер энҗесе дип атадылар. Аллаһы йортын ярдәмчеләре белән Биктимер Азисов төзи. 2013нче елда беренче ташы куелган мәчетнең ачылу тантанасы быел Корбан гаете көннәренә туры килде. Шатлыклы вакыйганы уртаклашып Төмән, Тубыл, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләреннән килгән дин вәкилләре, Тубыл, Вагай районнарының татар авылларыннан мөселманнар һәм төрле милләт кешеләре җыелдылар. Чараны Коръән аятьләре белән Шәриф хәзрәт Боһартдинов башлаганнан соң, котлау-теләкләрен Россиянең Азия өлеше мөcелманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов, Тубыл шәһәре җәмигъ мәчете имам–хатыйбы Ибраһим Сухов, шәһәрнең тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов, Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин һәм Әмир хәзрәт Балдин юлладылар.

Үз көчләре белән мәчет төзегән якташларына район башлыгы Юрий Батт, авыл хакимияте башлыгы Константин Снегуренко рәхмәтләрен белдерделәр. ”Мәчеттә догаларыгызда илебезгә, туган телебезгә, әти-әниләребезгә хөрмәт тәрбияләгез, бердәмлеккә, татулыкка өндәгез, мәчет халык белән тулы булсын”, – дип, Юрий Батт Биктимер Азисовка мактауларын җиткерде. Мөфти Нәфигулла Аширов матди ярдәмнәре, киңәшләре белән мәчетне төзүдә булышлык күрсәткән, дуслык һәм татулыкны саклауда, рухи, әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда ярдәм итүче Юрий Баттка, Айсатулла Сәйфуллинга, Харис Гыйззәтуллинга, Сергей Вакаринга “Әл-Ихсан” орденнарын тапшырды. Якташларына мөрәҗәгать итеп Нәфигулла Аширов: ”Монда яшәгән халык мәчетне буш калдырмасын иде. Намаз укый белмәсәгез дә җомга көннәрендә килегез, дога кылыгыз, садака бирегез, Коръән аятьләрен тыңлагыз”, – диде. Тәбрикләүләр тәмамланганнан соң кунаклар мәчеткә юнәлделәр. Ике катлы мәчеткә йөздән артык кеше сыйды. Беренче катында ирләр, икенче катында хатын-кызлар намаз укыдылар. Яңа мәчеттә башка дини йолаларны үткәрү өчен җиһазланган янкорма да бар. Элек авыл халкы дини бәйрәмнәрдә шәһәр мәчетләренә барган булса, хәзер үз Аллаһы йортында беренче намазга басты. Аннары хуҗалар кунакларны милли ризыклар белән тулы табынга чакырдылар.

Олы Юршак авылының тарихи мәчете

Бәйрәм чарасын Тубыл район мәдәният үзәгенең алып баручысы Константин Симонов башлап җибәрде. Ул: ”Күпмилләтле Тубыл районы быел 95 еллыгын каршылый. Мөселман оешмасы өчен тарихи мәчетнең яңадан торгызып ачылганы бүләк булып кабул ителсен”, – дип, ерактан килгән кунаклар белән таныштырды. Олы Юршак авылындагы архитектура һәйкәл, тарихи-мәдәни мирас булып саналган мәчет 19нчы гасыр урталарында төзелә. Авыр сынау елларны да мәчет бинасы манарасы белән сакланып кала. 2011нче елны авылның мөселманнар оешмасы рәсмиләштерелә һәм Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсенең составына керә. Өлкә бюджетыннан бирелгән матди ярдәмгә мәчет яңадан төзелә. Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән Нәфигулла Аширов, район хакимият башлыгы Юрий Батт, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владимир Чернов, Урал һәм Свердловск өлкәсе мөселман Диния идарәсе рәисе Фәүзи Сидо, Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл мәчете имамы Вугар Әкбәров, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән шәһәреннән Фатыйх Гарифуллин, Әмир Балдин, Ринат Насыйров, Олы Юршак авылы халкын котладылар, вәгазьләр сөйләделәр. Нәфигулла Аширов Олы Юршак авылы мәчетен төзүдә күп көч куйган, авыл мөселманнары оешмасының рәисе Хәлилә Шамаковага Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсенең “Әл-Ихсан” орденын тапшырды. Владимир Чернов вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын башкаручы Александр Моор, вице–губернаторның Тәбрикләү хатларын җиткереп, Корбан бәйрәме белән котлады.

Аннары яшел тасманы кисеп, хәерле ниятләр белән мәчеткә кереп халык намаз укыды. Чыгыш ясаучылар мәчетне төзүчеләргә, өлкә хакимиятенә рәхмәтләрен белдереп, шигырьләр сөйләделәр. Бу авылда туган, иске мәчеттә клуб булганын хәтерләгән Миңнурый апа Марганова: ”Хәлиләнең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында авылның яме булып, манаралары күккә иңгән, борынгы мәчетебезне хәтерләткән яңа мәчет барлыкка килде. Оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, өлкә хакимиятенә рәхмәтлебез”, – диде. Мәчет ачылу тантанасы Коръән ашы белән йомгакланды.

Римма УМИТБАЕВА, 
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*