tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Японияда яшәүче татарлар белән “Дөнья” студиясендә очрашу

Японияда яшәүче татарлар белән “Дөнья” студиясендә очрашу

Япониянең Йокогама шәһәреннән кунакка килгән татар гаиләсен — Әхмәт һәм Динә Вәлиевлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булдылар. Аларның максатлары — Япониядәге милләттәшләребезне туплап татар оешмасын төзү. тәҗрибә һәм киңәшләр өчен Вәлиевлар конгресска килде.
Бу яшь гаилә моннан сигез ел элек Башкортстаннан Япониягә күчә. Әхмәт Япония хөкүмәтенең стипендиясенә ия була. Стажеровкага китә. Ике елга. Аннан укуын дәвам итү өчен бу илдә кала. Татарларны барлый, аралаша башлый. Гаиләсе дә Япониягә күченә. Аларның 5 яшьлек кызлары Нэва һәм 3 яшьлек уллары Әнәс анда туган.
Агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Япониягә сәфәре вакытында татарлар белән очрашуын оештыруга да алар зур тырышлык күрсәткәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*