tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләргә үрнәк
Яшьләргә үрнәк

Яшьләргә үрнәк

 

“Казан арты” тарих–этнография музееның диварлары бик күп шәхесләр белән очрашуларны истәлек итеп саклый. Ватан Геройлары көнендә Арча тарихына бер гүзәл сәхифә өстәлде: Арча мәктәпләренең югары сыйныф укучылары якташлары — Социалистик Хезмәт Геройлары Стелла Габдрахманова һәм Илсур Шәйхетдинов белән очрашу бәхетенә иреште.

Хезмәт кешесенең, гадәттә, сүзе аз була, күп эшли . Илсур абый да шундыйлардан. Үзе сөйләгәндә тормыш һәм хезмәт юлы берничә җөмләгә сыеп бетә сыман. Газ-нефть үткәргечләр төзелеше тармагында 50 ел хезмәт итә ул.

Иң беренче нефтьүткәргечне 410 чакрым арадан сазлыклар аша салган чакларын бүгенгедәй хәтерли Герой. Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсе аңа 1975 елда Казан–Пермь трассасында куйган хезмәте өчен бирелә.

Стелла Зәки кызының мәктәпкә укытучы булып килгән еллары, яраткан язучыларының әсәрләреннән өзекләр китереп сөйләвеннән, мөгаен, берәр укучы күңелендә укытучы булу хыялы бөреләнми калмагандыр.

Бу көн укучылар өчен Геройларның үткән тормыш юлы белән танышудан, алар белән күзгә–күз карап аралашудан, истәлеккә фотога төшүдән тыш, Социалистик Хезмәт Геройлары кулыннан Россия гражданины хокукына ия булуны раслаучы паспортлар алу белән дә күңелләрендә калыр. Очрашуның эзсез үтмәячәгенә шик юк. Кичә барышында хезмәт, тырышлык белән генә зур уңышларга ирешеп булганлыгын аңлаучы, очрашуга килгән Геройларга охшарга тырышучы балалар берәү генә булмагандыр.

Очрашуга килә алмаган Дания Галимова янына Мирҗәм авылына Геройны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков үзләре барып, хәлен белеп, үткәндәге истәлекләре белән уртаклашып кайтты.

Розалия ЗИННӘТОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*