tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Марсель Галиев беренче тапкыр үз китабын җитәкче кешегә бүләк итте
Язучы Марсель Галиев беренче тапкыр үз китабын җитәкче кешегә бүләк итте

Язучы Марсель Галиев беренче тапкыр үз китабын җитәкче кешегә бүләк итте

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев фотоальбом-китап бастырып чыгарган. «Мин шулай күрәм» дип аталган китапның тәүге нөсхәсен ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк итте. Язучы сүзләренчә, бу аның җитәкче кешегә бүләк иткән беренче китабы икән.

«Мин китапларымны беркайчан да җитәкчеләргә бүләк итмәдем. Чөнки башкаларның үз китапларын бүләк итеп, аннан соң алар чүплектә яткан очраклар турында беләм. Яңа гына табадан төшкән китабымны җитәкче кешегә беренче тапкыр бүләк итәм», — диде 73 яшьлек Марсель Галиев китапны Шамил Садыйковка тапшырганда.
Язучы яңа хезмәтен Казанда, «Татмедиа» бинасындагы галереяда оештырылган «Бабамның борынгы бишеге — Алтай» күргәзмәсе ачылышында бүләк итте. Анда язучының соңгы ике елда Идел-Урал, Алтай, Кырым һәм Төркия буйлап сәяхәт иткәндә төшергән фотолары кергән. Аларны автор шигырьләр, уйланулар, тарихи белешмәләр белән тулыландырган.

«Фотоальбом әзерләрлек, фотокүргәзмә оештырырлык фотолар туплармын дип уйламаган идем. Беренче тапкыр күргәзмә уздырганда Казан тирәсендә үскән гөмбәләрнең фоторәсемнәрен тәкъдим иттем. Шул чакта, «эх, үзебезнең Идел-Урал буйларына, Алтай, Кырым якларына сәяхәт итәсе, шуларны күрсәтәсе иде дигән ният туды», — дип сөйләде Марсель Галиев.
«Алтайга бару хыялы күптәннән бар иде. Ниһаять, үземә юлдашлар табып ике тапкыр барып кайттым. Алтай — бабаларыбыз Ватаны, аның матурлыгын әйтеп-күрсәтеп бетерерлек түгел. Быел да Алтайга барырга планлаштырам», — диде язучы «Татар-информ»га.

295 битлек китап берьюлы өч — татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителгән. Киләчәктә язучы альбом-китапның дәвамын тупларга тели.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*