tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үлем турында уйлама, илең турында уйла…”
“Үлем турында уйлама, илең турында уйла…”

“Үлем турында уйлама, илең турында уйла…”

 Яугир шагыйрь Фатих Кәримнең иҗаты һәм язмышы
яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә  ярдәм итә.

Сарман  гимназиясендә  “Фатих Кәрим – герой шәхес” дигән  тема буенча  районара  конференция үтте. Анда Сарман, Минзәлә, Әлки, Азнакай һәм башка төбәкләрнең татар теле укытучылары катнашты.

Туган телдә укытуның һәм тәрбиянең алдынгы тәҗрибәсе

Фатих Кәрим иҗаты үрнәгендә татар телен, әдәбиятын укытуга, Ватанны сөю һәм саклау темасына багышланган бу конференция  өч секциягә  һәм укытучыларның түгәрәк өстәленә бүленеп эшләде.  Пленар утырышта  Сарман гимназиясе директоры Ләйсән Шамилова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге мөдире  Әлфәт  Сабиров, Фатих Кәримнең кызы  Ләйлә Кәримова, шагыйрә Вәсимә Хәйруллина, шагыйрьнең якташы, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Римзил Вәлиев  һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Укытучылар һәм укучылар өчен бик файдалы бу зур чарада яугир-шагыйрь Фатих Кәрим иҗатының, хәрби  каһарманлыгының онытылмавы, аның әсәрләренең патриотик тәрбиягә тәэсире турында әйтелде. Каһарман шагыйрьгә багышланган шигырьләр иҗат иткән, фәнни-эзләнү эшләре язган, компьютерда презентацияләр әзерләгән  75  укучы бала һәм аларның укытучылары лауреат дипломнарына, бүләкләргә лаек булдылар.

Сарман гимназиясендә татар телен, әдәбиятын укыту яхшы оештырыла, гомумән бу мәктәптә укыту-тәрбия эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләре  сизелеп тора. 555 бала укыган бу гимназия  белем бирүнең сыйфаты буенча республикада алда бара. 2014 елда Сарман гимназиясе шәхесне тәрбияләү,  тормышка тәнкыйди фикер формалаштыру буенча өстенлекле мәктәп статусын яулаган.  2015, 2017 елларда БДИ нәтиҗәләре буенча гимназия республиканың 30 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән. Монда эшләүче 55 укытучы арасында һөнәри яктан иң алдынгы белгеч буларак танылган педагоглар күп.

Дамир Гарифуллин элек күпләргә  билгеле булмаган бу фотоны Ләйлә апа Кәримовага тапшырды.

Конференция барышында гимназия укучылары татарча шигырьләр, җырлар башкардылар. Петровка мәктәбе укучыларының үзешчән  театры Ренат Харисның “Күзләреңнән үбеп” пьесасы буенча уйнаган  спектакль күрсәттеләр. Бу тамаша  Ф.Кәрим язмышын сәхнәдә  күзалларга  ярдәм итте.

Ни өчен Сарман гимназиясенең укытучылары да, укучылары да Фатих  Кәримнең герой шәхес булуы темасын һәм якташ шагыйрьнең иҗатын, тормышын өйрәнүгә зур игътибар бирәләр соң?

Сарманда Фатих Кәримгә бәйле конференция оештырылу  очраклы хәл түгел. Татарстанда яшьләргә патриотик тәбрия бирү буенча премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев җитәкчелегендә комиссия төзелгәч,  бу эшчәнлеккә игътибар арта. Бөек Ватан сугышы елларында зур каһарманлыклар күрсәтеп,  җиңү көненә ике ай калгач һәлак булган, сугыш кырларында  иҗат ителгән бай әдәби мирас калдырган классик шагыйрь Фатих Кәрим белән кызыксыну яшьләр арасында да, өлкәннәр мохитендә дә үсә бара.

Бишбүләкләрнең нәсел тамырлары – Сарманда!

Менә шундый зур шәхеснең нәсел тамырлары Сарман җирендә  икәнлеге  хәзергә кадәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм түгел иде. Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә,  Башкортостанның Бишбүләк районында уранашкан Ает авылы ( анда Фатих Кәрим туып үскән)  һәм  шулай ук күршедәге Дүсән, Елбулак-Тамак авыллары, Миякә районындагы Җилдәр, Баязит, Шатмантамак, Кәркәле  һәм башка авылларда яшәүчеләр (барлыгы 12 авыл) 260 ел элек хәзерге Сарман районы җиреннән бу якларга  күчеп килгәннәр икән. Чукындыруга, матди кыенлыкларга бирешмәгән милләттәшләребез яңа урында үз язмышларын табып, дөнья көткәннәр.

Ямьле Дим буйларында гомер итүче бу авылларда татар, чуваш, башкорт, рус, мордва халыклары белән тел-лөгать алмашып яшәгәннәр, үз горефләрен саклап калганнар. Якташ шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган чараны  оештыру тәкъдимен милли хәрәкәт ветераны Алмаз Сәгыйдуллин күтәреп чыккач, район мәгариф бүлеге һәм Сарман гимназиясе җитәкчеләре бу идеяне тормышка ашырырга булганнар.

Милли хәрәкәт ветераны Алмаз Сәгыйдуллин Фатих Кәримнең туган авылы Аетта яшәүчеләрнең Минзәлә өязе, Сарсаз Текермән авылыннан чыкканлыгын белеп, Сарманда  шагыйрьгә багышланган чара үткәрү тәкъдимен күтәреп чыккан. Алмаз Галим улы үзе Сарманның Фатих Кәрим урамы, 70 нче йортта яшәве белән горурлана.

Сарманда Фатих Кәрим урамы

Тумышы белән Башкртостанның Бишбүләк районы Дүсән авылыннан булган Римзил Вәлиев Фатих Кәримне Ает авылы уарта мәктәбен тәмамлаган. Ул конфренциядә чыгыш ясап, шагыйрьнең туган авылы һәм тагы  11 авылның  моннан 260 ел әлек, XVIII гасыр урталарында,  Минзәлә өязеннән, хәзерге Сарман районының Сарсаз Текермән һәм Имән авылларыннан хәзерге Бишбүләк-Миякә  районнары җирлегенә күчеп килүләре турында сөйләде.  Димәк Башкортостанда Дим елгасы ярларында һәм Татарстанның Минзәлә –Сарман якларында яшәүче милләттәшләребез – бер үк кавем вәкилләре.

      Ватанпәрвәрлек – туган ягыңны, туген телне дә ярату ул

“Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла!
Илең турынла уйласаң,
гомерең озын була”, дип язган Фатих Кәрим иҗаты һәм тормыш юлы яңадан милләтебезгә кайта.

Илең турында уйлау – ул милләтең, туган ягың турында да кайгырту дигән сүз. Конференциядә катнашучыларның татар теле, әдәбияты, туган ил тарихы турында уй-фикерләре уртак булды. Гимназиядә татар телен укытуда әйдәп баручы, конференцияне оештыручыларның берсе Алсу Салихова фикеренчә, каһарман шагыйрь  Фатих Кәримнең  рухы югалмый да, искерми дә.

Чараның ахырында Сарман гимназиясе укытучысы,  үзешчән композитор Гөлнара Якупова шагыйрьнең “Соңгы тапкыр каыйм Иделгә” шигыренә язган өр-яңа җырын башкарды.

Күп еллар элек язылган, фаҗигалы хәлләргә бәйле бу әсәр хәзер көйгә салынгач, туган якны, якыннарны сагыну хисенең тирәнлеге тагын да көчлерәк сизелә, тормышка, миллләткә, Ватанга мәхәббәт көчәя. Бәлки шуңа күрәдер  Ләйлә ханым Кәримова, конференция тәмамлангач, “Сарманнан күңелемне җылытып китәм”, – диде.

Р. Дүсәнле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*