tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Yтәмештә – «Карга боткасы» бәйрәме
Yтәмештә – «Карга боткасы» бәйрәме

Yтәмештә – «Карга боткасы» бәйрәме

Татарстанның Тәтеш районында татар хатынкызларының «Ак калфак» оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Актив җәмәгать эшлеклесе, «Колос» ширкате hәм крестьянфермер хуҗалыгы җитәкчесе Римма Сафиуллова әйдәп барган әлеге оешма ана телен, милли мәдәниятебез hәм горефгадәтләребезне саклап калып үстерү юнәлешендә бихисап эшләр башкара.

 

    Районның гүзәл затлары Римма ханым һәм аның тынгысыз йөрәкле ярдәмчеләре – Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, “Мөслимәләр” берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева, “Ак калфак” оешмасы сәркатибе Сәлимә Арсланова һәм Сания Самигуллина җитәкчелегендә халкыбызның онытылып барган милли йолаларын кире кайтару hәм яшь буынга тапшырып калдыру максатында төрле чаралар үткәрәләр.

Узган атнада районның Yтәмеш авылында «Карга боткасы» дип исемләнгән йола бәйрәме оештырылган иде. Әби-бабаларыбыз әлеге күркәм бәйрәмне табигать кышкы йокыдан уянып, кара каргалар җылы яклардан әйләнеп кайткан вакытта үткәргәннәр. Язгы җылы матур көннәрне безгә нәкъ менә шул кошлар алып кайталар да бит инде. «Карга боткасы» йоласын үтәп, борынгылар көзге муллыкны юраганнар, сабанга тoшәргә вакыт җитүен искәрткәннәр, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр. Yтәмеш халкы да менә шундый изге ният белән әлеге бәйрәмгә җыелды. Авылның уңган хуҗабикәләре табигать кочагында учак ягып, казанда карабодай боткасы пешерделәр. Янәшәдә генә күмерле самавыр көне буе гөжләп утырды. Барлык кунакларны да кайнар чәй hәм коймак белән  сыйладылар. Ә коймаклары телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле иде. Хуҗабикәләр серне чишәргә теләмәсәләр дә, төпченә торгач, аңладык – яңа гына табадан төшкән коймакларга хуш исле бал кушылган май сөртәләр икән. Бөтен хикмәт шунда булып чыкты.

Олылар чәй эчкән арада, бер төркем бала-чага hәр йортка кереп, йомырка белән тәм-томнар җыеп йөрделәр. Тиз арада чиләкләрен тутырып кайтып та җиттеләр алар. «Карга боткасы»ннан авыз иткәннән соң, күңел ачу чаралары – төрле уеннар, җыр-биюләр башланып китте. Мәчет каршындагы киң мәйдан тагын бер күркәм милли бәйрәмебез – Сабантуйны хәтерләтте.

Тәтеш районының «Ак калфак» оешмасы рәисе Римма Сафиуллова Yтәмеш авылы халкының уңганлыгына, тырышлыгына, бар эштә дә бердәм булуларына соклануын белдерде. Ул әлеге күркәм чараны оештыруда зур көч һәм тырышлык куючыларга – Алсу Халикова, Миләүшә Ахмадуллина, Малинә Измайлова, Алсу Шагиахметова, Елена Хамзина һәм Лилия Мазитовага рәхмәт сүзләрен дә юллады.

«Карга боткасы» йола бәйрәмендә Ульяновск өлкәсе вәкилләре – татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм «Өмет» газетасы редакциясе журналисты Рузия Хәлимова да катнаштылар. Алар киң күңелле, кунакчыл үтәмешлеләргә рәхмәт әйттеләр hәм якын киләчәктә Ульяновск якларында да әлеге искиткеч күркәм йоланы яңартып җибәрү кирәклеге турында белдерделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА,

Ульяновск шәһәре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*