tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзәк мәчеттә балалар өчен курслар ачылды
Үзәк мәчеттә балалар өчен курслар ачылды

Үзәк мәчеттә балалар өчен курслар ачылды

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында быел да балалар өчен җәйге түләүсез курслар эшли башлады. Анда көн саен йөрүче сабыйлар ислам дине нигезләрен һәм изге Коръәни-Кәрим китабын укырга өйрәнәчәкләр.
«Курсларга үз мәхәлләбез кешеләренең балалары һәм оныклары йөри.

Беренче сменага кыз балалар килделәр, ә икенче сменага ир балаларны көтеп калабыз. Алар дәресләрдә гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнү белән генә чикләнмичә, динебез, шәригать кануннары, әхлак кагыйдәләре белән таныштыруга юнәлдерелгән төрле конкурслар һәм викториналарда да бик теләп катнашалар»,- ди Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*