tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәринә бизәкләре
Зәринә бизәкләре

Зәринә бизәкләре

Сентябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс уздырган иде. Әлеге мастер–класста катнашып кул эшләренә өйрәнгән кайбер милләттәшләребез инде урыннарда, үз төбәкләрендә мондый курслар уздыра башлады.

зарина6Казахстанның Актүбә шәһәреннән, “Мирас” яшьләр бүлегенең активисты Зәринә Калменова да әлеге мастер–класста катнашып, кул эшләренә өйрәнеп канатланып кайтып китте. Хәзер ул Актүбә шәһәренең “Шатлык” татар–башкорт мәдәни үзәгендә балаларга калфак һәм изү тегеп чигү серләрен өйрәтә. Калфак, изү белән чикләнмичә Зәринә милли төсмерле беләзек һәм алкалар да ясап чигергә өлгергән.

Әйтергә кирәк, милли рухта җитештергән кул эшләре җимешләренең һәркайсы хатын-кызны бизәп, аңа гүзәллек, нәфислек өсти. Сез моңа Зәринәнең фотолары аша тагын бер кат инанырсыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*