tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елдан нәрсә үзгәрәчәк?
2019 елдан нәрсә үзгәрәчәк?

2019 елдан нәрсә үзгәрәчәк?

“Шәһри Казан” газетасы  Яңа елның көтелгән һәм күңелгә бик үк ятышлы булмаган «күчтәнәч»ләрен бергәләп барларга тәкъдим итә.

Быел халыкта зур канәгатьсезлек уяткан яңалыкларның берсе – пенсия реформасы булгандыр, мөгаен. Киләсе елдан ир-атлар – 65 яшьтән, хатын-кызлар 60 яшьтән генә пенсиягә чыгачак. Пенсиягә чыгу яше акрынлап озайтылачак. Бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, реформаның уңай яклары да юк түгел. Алты ел дәвамында ел саен иминият пенсиясе гарантияләнгән рәвештә артып барачак. Инде гыйнвар аенда ук пенсионерларның акчалары уртача 1000 сумга артып киләчәк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел стажы булган кешеләр өчен тагын бер сөенеч. Пенсияләренә 1300 сум өстәләчәк. Бөек Ватан сугышында катнашканнарның пенсияләренә 2019 елда бер тапкыр 10 мең өстәлеп биреләчәк, дип вәгъдә итәләр.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2019 елдан эшләүчеләр өчен яшәү минимумы 11 280 сумны тәшкил итәчәк. 1 февральдән балалар өчен түләнә торган пособиеләр суммасы да индексацияләнер дип көтелә.
Бер яктан керсә, икенче яктан чыга. НДС арту күп нәрсәләрнең кыйммәтләнүенә китерер дип фаразлый белгечләр.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар быел ике тапкыр артыр дип көтелә. Ут, су, газ, башка коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр гыйнвардан 1,7 процентка һәм июльдән 3 процентка кыйммәтләнәчәк. Татарстанда чүп җыю белән шөгыльләнгән ике төп оператор булачак. Чүп-чар җыюның яңа системасы буенча акчаны квадрат метрлар исәбеннән түгел, кеше башыннан чыгып исәпләячәкләр. Чүп җыю буенча тарифлар үзгәрәчәк, әлегә ничә сумга икәнен төгәл әйтә алмыйлар.

2019 елдан дача реформасы да тулы көченә эшли башлар дип көтелә. Рәсми документларда «дачник» сүзе бөтенләй булмаячак. Дачниклар коммерциячел булмаган бакчачылар җәмгыятьләренә берләшәчәк. Сүз уңаеннан, җир кишәрлегеңдә йорт, җәйге бакча салырга уйласаң яки үзгәртеп кору планлаштырсаң, хәзер төзелеш башланганчы һәм төгәләнгәннән соң бу хакта җирле үзидарә органнарына хәбәр итү мәҗбүри. Төзелеш дигәннән, өлешләп фатир алучыларны да яңалыклар көтә. Яңа закон буенча, застройщиклар йортларны фатир сатып алучылар акчасына төземәячәк. Кеше банкта махсус эскроу-счет ачтырып, акчасын шунда күчерә. Застройщик исә йортны куллануга тапшырмыйча, бу акчалардан файдалана алмый. Эскроу-счеттагы акчалар иминиятләштерелә, әгәр төзүче компания бөлә икән, кешегә компенсация кайтарыла. Торак базарында исә фатир бәяләре 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлый күчемсез милек агентлары.
ЮХИДИ өлкәсендә яңалыкларга килгәндә, ул – бензинга акциз бәяләре артудан алып, Татарстан Президентының штрафлар түләүдә ташламаларны бетерергә кирәк дигән тәкъдименә кадәр. Белгечләр акциз бәяләре арту бензин хакына тәэсир итмәс дип ышандырсалар да, тәҗрибә күрсәткәнчә, яңа елдан соң бензин бәясе күтәрелми калмый.

ЮХИДИ юл йөрү кагыйдәләренә игътибарны арттырырга җыена. Киләсе елдан асфальтка кисәтү сүзләре язарга уйлыйлар. Җәяүлеләр кичүе алдыннан зур итеп язылган «Стоп», «уңга, сулга кара» дигән язулар машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итми калмас, нәтиҗәдә, җәяүлеләрне таптату очраклары да кимер, дип өметләнә юл иминлеге инспекторлары. Күптән түгел барлыкка килгән җир өсте юл кичүләре алдындагы ак сызыкларның максаты да – тизлекне киметү, җәяүлеләргә игътибар итү. 2019 елдан мондый «тавышлы» сызыклар ( шумовые полоски) М7 трассасында да куелачак, ди. Журналистлар белән очрашуларның берсендә ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов юлларда камералар санын арттыруны һәм зур трассаларда сәгатенә 110 километр тизлек белән йөрергә рөхсәт биреләчәген дә искәрткән иде.

Яңа елдан үзмәшгуль кешеләрдән 4 процент салым җыя башлаячаклар. Дөресе, әлегә бу проект бездә тәҗрибә рәвешендә генә сынала, шуңа да салым түләмәүчеләргә штрафлар киләсе елдан ук салынмас, мөгаен.
Яңалыклар бүген керә, иртәгә аны яңалары алыштыра. Иң мөһиме, тормышыбыз имин булсын. Яңа елны исән сау, тынычлык белән каршыларга язсын.

 

tatar-inform.tatar/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*