tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта – Сабан туе, Кама Тамагында Уха бәйрәме булды
Актанышта – Сабан туе, Кама Тамагында Уха бәйрәме булды

Актанышта – Сабан туе, Кама Тамагында Уха бәйрәме булды

Яңа ел бәйрәмнәрендә авылларда халык тик ятмый. Актив ял итә белә. Чаңгысында да йөри, чана да шуа. Актанышта хәтта кышкы Сабан туе уздырганнар.

Бу бәйрәмгә әкияти персонажлар, Кар бабайлар, Кыш бабай үзе дә килгән. Кышкы Сабан туенда уеннар да үзгә. Уенда катнашучылар кар атышу, чанада шуу буенча көч сынаш­тылар. Волейбол да уйнадылар. Балалар өчен аерым мәйданчыклар каралган иде. Квадроциклда йөреп килү кебек хезмәтләр дә күрсәтелде. Кунакларны кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар.

Былтыр Актанышта кышкы Сабан туе беренче тапкыр уздырылган иде. Шул чакта ук халыкны шаккатырган иде ул. Җигүле атлар, кар чаналары ярышын, машиналар узышын кайсы кышкы Сабан туенда күрәсең тагын? Быел исә бәйрәмнең үзенчәлеге – Кар бабайлары парады булгандыр, мөгаен.

Озын ялларда халыкны ничек тә булса актив ялга өндәү, балаларга бәйрәм рухы бүләк итү максатыннан уздырылган әлеге кышкы Сабан туе быел тагын да күңеллерәк, зуррак масштабта үтте.
Сүз уңаеннан, быел Актаныш районының Олы Имән авылында беренче тапкыр Авыл көнен уздырдылар. Авыл халкы бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачты. Мондый ихлас чара дәвамлы булыр, киләсе елда да уздырылыр дип өметләнә олыимәнлеләр.

Ә менә Лаешта Никольский авылында рус традицияләре һәм мәдәнияте фестивале гөрләде. Чарада 2,5 меңнән артык кеше катнашты. Монда кайнар мичтә яңа гына пешкән икмәк, коймактан авыз итәргә мөмкин иде. Балалар элекке заманнарда булган аттракционнарда күңел ачты, ­җигүле атларда урам әйләнде.

Кама Тамагының Атабай авылында исә Уха бәйрәме уздырдылар. Иң төп ризык – учакта пешерелгән ухадан да тәмле аш булмагандыр бу көнне. Кама Тамагында яшәүчеләр балык ашаса, Әлки районының Каргалы авылында хәзерләүләр пунктында эшләүче аш-су осталары бәйрәмгә нык­лап әзерләнгәннәр. Алар пилмән, мантый, тутырма ише тәмле ризыклар ясаган. Монда дүрт повар эшли. Алар барысын да кул хезмәте белән башкара. Бер көндә алар 300 килограмм тефтели ясаганнар. Бер сменага 70 килограмм пилмән бөккәннәр.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*