tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгын билгеләп үтә
“Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгын билгеләп үтә

“Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгын билгеләп үтә

Агымдагы елда “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтә. 26-29 апрельдә Венгриядә, Будапешт шәһәрендә, моңа багышланган бер төркем чаралар узачак.

26 апрельдә чара кунаклары танылган биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевның 80-еллыгына багышланган кичәдә катнашачак. Аны “Свой почерк” кино компаниясе директоры Әлфия Чеботарева үткәрә.

27 апрельдә “Ауропа татарлары альянсы кеше үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе узачак. Шулай ук Ауропа татарлары альянсы идарәсе утырышы булачак.

28 апрельдә татар язучысы Равил Бухараевка багышланган чара оештырыла. Ә кичен Будапештның Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Татар кызы” бәйгесе узачак. Чаралар циклын йомгаклау буларак катнашучылар өчен Будапешт шәһәре буйлап экскурсия үткәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*