tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балкыш. Шамил Закировка бер дога
Балкыш. Шамил Закировка бер дога

Балкыш. Шамил Закировка бер дога

Г.Камал театрының Кече залында милләтебезнең кадерле улы, гомере буе татар бәхете өчен көрәшкән Шамил Закировны олылап искә алу кичәсе булды.

Бу кичә аның турында “Балкыш. Шамил Закировка бер дога” дип аталган китапны тәкъдим итү буларак уздырылды, анда язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре катнашты. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, чирек гасырдан артык Камал театрын җитәкләгән Шамил Зиннур улы Закиров турында барысының да әйтер сүзе күп иде.

Бу китапны әзерләп чыгарган язучы Зиннур Хөснияр, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, Шамил әфәнденең бертуган энесе Ринат Закиров, язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, артистлар һәм сәнгать эшлеклеләре Ринат Таҗетдинов, Фәрит Бикчәнтәев, Луара Шакирҗанова хәтирәләр белән уртаклаштылар, изге теләкләрен әйттеләр.

Фәүзия Бәйрәмова Шамил Закировка хас асыл сыйфатларны барлады, алар – милли идеология булу, ягъни, бөтен нәрсәгә дә милли күзлектән карау, бары тик милләтне күтәрә торган, аның көрәш рухын ныгыта торган әсәрләрне генә сәхнәгә менгерү, дөньяга чыгару; кешеләргә карата гаять мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуы; бик нечкә күңелле, зәвыклы, матурлыкны ярата торган зат булуы.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Шамил Закировның милләтебезгә хезмәт иткән шәхесләрне күтәрүен, әле 2000-нче еллар башында ук Яуширмәдә “Исхакый укулары” дигән күләмле чаралар оештырып җибәрүен, Кызыл Байракта “Сәйдәш аланы” дип аталган әдәби-музыкаль чаралар, 26 апрельдә Камал театры каршында уздырылган “Туган тел” шигырь бәйрәмен искә алып үтте, шушы шәхесләрне күтәреп, ул милләтне күтәрде, диде.

Кичәне “Казан” бию ансамле, сәнгать әһелләренең чыгышлары тагы да баетты. Шамил Зиннур улын искә алу кичәсе Мәрҗани мәчете имамының Коръән укуы һәм бөтен залның аның рухына дога кылуы белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*