tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бардалылар тагын алда булырга җыена
Бардалылар тагын алда булырга җыена

Бардалылар тагын алда булырга җыена

Бардалылар тагын алда булырга җыена

2 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитетында Пермь краеның Барда муниципаль районы хакимияте башлыгы Сергей Ибраев булып китте. Ул конгресс Башкарма комитеты урынбасарлары Ринат Вәлиуллин, Марс Тукаев белән киләсе җәйдә Бардада үтәчәк III Бөтенроссия ат чабышларына әзерлек турында эшлекле сөйләшү алып барды. Бу ярышның оештыру мәшәкатьләрен дә, матди чыгымнарын да район хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, аның каршында төзелгән “РФ татар авыллары” берләшмәсе, Барда районы татарлары һәм башкортлары, Пермь крае татар милли-мәдәни мохтарияты һәм төбәкләрдән килүче милли җәмәгатьчелек үз җилкәләренә алалар. Барда районы хакимияте башлыгы 11 августта булачак ат чабышларына күбрәк спортчылар һәм ярыш атлары килсә, тамаша да кызыграк булачак дип саный. Моның өчен татар конгрессына керүче милли оешмаларга, эшкуарларга бәйгенең шартларын, кагыйдәләрен җиткерергә кара ителде.фотография

Сергей Миңнехан әйтуенчә, Бардалылар августта булачак ярышның оештыру дәрәҗәсе узган ел Шыгырдан авылында үткән ат чабышлардан да, шул ук Барда районында узган елда үткән IV бөтенрусия авыллары сабантуеннан да калышмаска тиеш. Моның өчен кирәкле шартлар да, булдыклы кешеләр дә табылачак. Бары тик әзерлек турында алдан хәстәрләү, вазыйфалар бүлешү кирәк. Әлеге бәйге соңгы елларда татар җәмәгатьчелегенең дә, РФ төбәкләрендә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итәргә өлгерде. Җиңүчегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының призын тапшыру ярышның иң тантаталы мизгеле була. Шушы кульминацияне караган меңнәчә милләттәшебез ат спортын тагын да ныграк ярата башлый. Кардәшләребездә милли үзаң тәрбияләү өчен мондый чараларның мөмкин кадәр күмәгрәк халык каршында итүе кирәк.

Татар конгрессы башкарма комитетында Барда җитәкчесенең бу тәкъдимнәрен хупладылар. Русия төбәкләренә ярыш атларын һәм җайдакларны Бардада үтәчәк бәйгегә әзерләү, Пермь краена сәфәргә әзерләнү турында мөрәҗәгать әзерләнә.

“Дөнья” студиясе узган елда Бардада үткән Бөтенрәсәй сабантуенда төшерелгән телефильмны конгрессның интернет сәхифәсенә урнаштырачак.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*