tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды
Башкортстан Диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды

Башкортстан Диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды

Уфада 73нче яшендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды.

Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин 1946 елда БАССРның Баймак районы Сибай шәһәрендә дөньяга килгән.
Урта мәктәп тәмамлаганнан соң автослесарь булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә. 1975 елда — Бохараның “Мир-Гарәп”, 1979 елда Ташкент Ислам институтын тәмамлый. 1982 елда Дәмәшкъ Ислам университетында (Сүрия) белем ала.

1979-83 елларда — Үзәк диния нәзарәте секретаре, 1983 елдан Уфа Җәмигъ мәчете имамы булып тора. 1992 елның августында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып сайлана.

Быел 29 апрельдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы утырышында Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин мөфтият башлыгы вәкаләтләреннән рәсми рәвештә баш тартты. Мөфти урынбасары, имам Айнур хәзрәт Биргалин рәис вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп сайланды.

Бүген республикада Башкортстан Диния нәзарәтенә 1 300 мөселман мәхәлләсенең 737се керә.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*