tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан ТАССРның 100 еллыгы флагына үз символик билгесен беркетте
Башкортстан ТАССРның 100 еллыгы флагына үз символик билгесен беркетте

Башкортстан ТАССРның 100 еллыгы флагына үз символик билгесен беркетте

ТАССР флагына үз символик билгесен бүген Башкортстан беркетте. Ут күршеләребез Бурятия Республикасында башланган эстафетаны кабул итте. Тарихи вакыйга Уфаның “Нур” театрында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында узды. Биредә шулай ук ТАССРның 100-еллыгына багышланган бәйрәм концерты оештырылды.

Башкортстанның Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев Уфаның “Нур” театрына җыелган татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җылы итеп сәламләде.

– Без Сезне  биредә сәламләргә бик шат. Без уткән елны БАССРның 100-еллыгын үткәрдек, быел  тугандаш дус республика 100-еллыгын бәйрәм итә. Төрле чараларны, форумнарны бергә матур итеп уздырабыз, – диде ул.

Васил Шәйхразыев сәхнәгә күтәрелеп, шулай ук Уфада җыелган милләттәшләребезгә сәламләү сүзләрен җиткерде.

  • Ихлас күңелдән бу бәйрәм белән тәбриклим. Барыгызны да җылы сәламлим. Бу эстафета Бурятия Республикасыннан башланып, Кемерово, Калининград, Оренбург, Краснодар аша узды. Һәм менә Туган җиребезгә килеп җитте. Бәйрәм белән! – диде Васил Шәйхразыев.

Милли шура рәисе үзләренең Уфага кичә кич килүен һәм инде күп кенә очрашулар, чаралар уздырырга өлгерүләрен әйтте. Бүген ТАССР флагында Башкортстанның символик билгесе дә урын алды.

  • Күреп торабыз бу байракка герблар куелган. Без бу флагны тагын Мәскәүгә алып барабыз да, шуннан музейга тапшырачакбыз, – дип искәртеп узды Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев агымдагы елның зур юбилейлары турында искәртеп узды. Бөек Җиңүнең 75-еллыгы бәйрәм ителүен, олы яшьтәге әби-бабайларыбызны хөрмәтләп рәхмәтле булырга кирәклеген ассызыклады.

ТАССРның 100-еллыгы – икенче зур вакыйга. Милли шура рәисе Бу датага бәйле инде 1400 чара уздырылганын искәртте. 13 сентябрьдә – Президентыбызны сайлау. Ә 1 октябрьдән Халык исәбен алуга керешәбез, дип төп вакыйгаларны атап узды ул.

Моннан тыш, Васил Шәйхразыев Сабантуйларны матур итеп гөрләтеп уздыру кирәклеген ассызыклады. “Татарча диктант” чарасы бөтен дөньяны  колачлап, быел 100 мең кеше катнашында уздыру нияте булуын җиткерде. Башкортстанда 1 миллион татар яши һәм милләттәшләребез бу чарада актив катнашырга тиеш дип белдерде. Барлык милләттәшләребезгә бәхет теләде.

Шулай ук ул Башкортстанга буш кул белән килмәвен әйтте. Hyundai H1 машинасы Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегенә бүләк ителде. Ford транзит микро-автобусы Төмәнәк  татар тарихи-мәдәни үзәгенә тапшырылды. Башкортстанның халык шагыйре Марат Каримов Конгресс медале һәм Г.Тукай сурәте төшерелгән сәгать белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*