tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Мин – хатын-кыз” дип исемләнгән чара узачак
Башкортстанда “Мин – хатын-кыз” дип исемләнгән чара узачак

Башкортстанда “Мин – хатын-кыз” дип исемләнгән чара узачак

19 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессының 2019 нчы елга эш планында каралганча, Башкортстанның Бәләбәй районы “Ак калфак ” бүлекчәсе “Мин – хатын-кыз” дип аталган чара уздырачак. Ул “Башкортстанга- 100 ел” программасы нигезендә оештырыла.

Программада:

1. Татар гимназиясендә “Нәүрүз” бәйрәме.

2. “Татар халкының үсеш стратегиясе” . Урындагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашу.

3. “Ак калфак” татар хатын –кызлары берләшмәсе күчмә утырышы.

4. “Мин – хатын -кыз”. Бәләбәй районының күренекле татар хатын-кызлары белән очрашу.

Үткәрү урыны : Бәләбәй шәһәре, Гороховая урамы, 28 йорт (Милли мәдәни үзәк “Урал батыр”)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*