tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектында яшь татар иҗатчылары да катнаша
“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектында яшь татар иҗатчылары да катнаша

“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектында яшь татар иҗатчылары да катнаша

14-25 яшьтәге милләттәшләребездән 11 әдәби кулъязма кабул ителгән.

Агымдагы елның 10 гыйнварыннан Башкортстан Язучылар берлеге “Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектын тормышка ашыруга кереште. Ул Русия Президенты гранты исәбенә башкарылып, сентябрьгә кадәр дәвам итте. Әлеге проектта 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге һәр иҗатчы катнашып, әдәбиятта үз көчен сынап карый ала иде.
“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектының төп максаты яңа иҗади сәләтләр ачу, язучылар белән халык арасында бәйләнешләрне ныгыту, Башкортстанның күпмилләтле әдәбиятына лаеклы алмаш әзерләү булды. Шуннан чыгып, Язучылар берлегенең электрон почтасына яшь сәләтләрдән башкорт, татар, урыс телләрендәге кулъязмалар кабул итү оештырылды. Февраль – июль айларында рус телендә – 60тан артык, башкортча – 31, татар телендә 11 әдәби кулъязма кабул ителде. Алар һәммәсе дә лаеклы бәя алу өчен Башкортстанның күренекле әдипләре хөкеменә тапшырылды.

Проект барышында өлкән язучылар һәм шагыйрьләр районнарга чыгып, яшь иҗатчылар белән очрашты, төрле семинарлар, осталык дәресләре үткәрде. Мондый чаралар Стәрлетамак, Әлшәй, Борай, Чишмә, Бәләбәй, Миякә, Бөрҗән һәм башка район мәктәпләрендә узды. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары барлыгы йөздән артык кулъязмага бәя биреп, аларның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтте.

“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” сынавын үтүчеләр арасыннан 30 иң өметле яшь иҗатчы сайлап алынып, проект җиңүчесе итеп билгеләнде. Алар Башкортстан Язучылар берлегенең резервы исемлегенә кертелеп, республика һәм илкүләм дәрәҗәдәге әдәби чараларда катнашу хокукын катнашу алды. Киләчәктә өч телдә проект җиңүчеләренең әсәрләрен туплаган җыентыкны нәшер итү күз уңында тотыла. Шулай ук аерым авторларның мөстәкыйль җыентыклары тикшерелү үтеп, нәшер итү өчен Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим ителәчәк. Андагы “Яшьләр тавышы” сериясендә инде 2004 елдан бирле башкорт, татар һәм урыс телләрендәге җыентыклар дөнья күреп килә. Яшь татар иҗатчыларыннан мондый бәхет Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлеге студенты, 21 яшьлек прозаик Рузанна Кашаповага елмаерга тиеш. Әйткәндәй, проектта катнашучы татар яшьләренең күпчелеге шушы уку йортында белем ала.

“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектын йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары сентябрь ахырына планлаштырыла. Яшь сәләтләр Уфага җыелып, Башкортстанның халык язучылары, күренекле әдипләр белән очрашачак, төрле музей экспозицияләрен, театр тамашаларын караячак. Әлеге вакытта тантаналарның төгәл урыны һәм вакыты билгеләнә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*