tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байлангар авыл җирлегенең тарихы “Бай угланнар китабы”нда
Байлангар авыл җирлегенең тарихы “Бай угланнар китабы”нда

Байлангар авыл җирлегенең тарихы “Бай угланнар китабы”нда

Узган ел ахырында Рафаэль Ярмиевның “Бай угланнар китабы” басмасы дөнья күрде. Әлеге саллы хезмәттә Кукмара районыны Байлангар авыл җирлегенең тарихы барлана. Биш йөз данә тираж белән дөнья күргән китап үзе дә бик затлы – яхшы кәгазьгә басылган, 465 битле булып нәшер ителгән.

Хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев зур күләмле эшкә – авыл тарихын язарга моннан өч ел элек керешкән булган.

-Җир йөзеннән бер буын кешеләре киткән саен, алар белән шул чорның барлык вакыйгалары, истәлекләре дә китә, хәтер җуела бара. Төбәгебездәге күпме хатирәләр дә тарих тузаны астында калган. Без яшәгән еллар да шуңа дучар булмасын өчен, Байлангар авылында туып-үскән яисә бирегә килеп, кылган эш-гамәлләре белән безнең як тарихында якты эз калдырган кешеләрне барлап, алар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап, киләчәк буынга калдырырга кирәк, дип, өлкәннәр белән киңәш-табыш иттек тә, әлеге эшкә керештек, дип сөйләгән автор “Хезмәт даны” газетасы хәбәрчесенә.

Әлеге китапта Байлангар, Сазтамак, Нормабаш, Каенсар авылларының барлыкка килүе, халкының төрле чорлардагы көнкүреш-яшәеше, гореф-гадәтләре, шөгыле, һөнәрләре турында бай мәгълүмат бирелә. Авыл кешеләренең буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән рухи һәм матди мирасы тасвирлана. Район олпат шәхесләренең гыйбрәтле яхмышлары, башкарган хезмәтләре, аларның дәвамчыларының бүгенге көндәге тормышлары турында сөйләнә.

Биредә шулай ук архив материаллары, төрле елларда матбугат чараларында басылган язмалар, аерым шәхесләрнең истәлекләре, иҗат җимешләре урын алган. Җирлектәге тормыш шул чорда илдә алып барыла торган сәясәт, вакыйгалар белән бәйләп күрсәтелә.

Басманы нигә нәкъ “Бай угланнар китабы” дип исемләгәннәр соң?  Китапта бу хакта мондый мәгълүмат бирелә: “Байлангарның нигезе Чурай тавы итәгенә салынган. Аңа кадәр бу тирәләрдә карурман үскән. Өч бай малае, Иске Йорт дигән авылдан төшеп, урманнарны кискән, йортлар төзегән. Авылга алар хөрмәтенә Байоланнар исеме бирелгән. Тора-бара атама Байлангар булып үзгәртелгән”.

Басма Байлангар төбәге халкының үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксынган киң катлам укучылар өчен кызыклы булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*