tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәнбер театр һәм музыка сәнгате музеенда татар уен кораллары да саклана
Бердәнбер театр һәм музыка сәнгате музеенда татар уен кораллары да саклана

Бердәнбер театр һәм музыка сәнгате музеенда татар уен кораллары да саклана

Санкт-Петербург шәһәрендәге Шереметьев сараенда Россиядә бердәнбер театр һәм музыка сәнгатенең дәүләт музее эшләп килә. Аның экспонатлары арасында моннан 100-200 ел  элек  эшләнгәннәре дә бар. Ә узган ел шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге     музейга Ленинград чолганышы елларында эшләнгән виолончельгә реставрация ясап бүләк итәләр.

Санкт Петербургта легендар татар композиторы Фәрит Яруллиннның мәңге үлмәс “Шүрәле” балетыннан анданте яңгырый.   Бу әсәр Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград чолганышын  кичеп  чыккан тарихи виолончельдә башкарыла. Әлеге уен коралын  1941 нче елда ул чорның танылган музыка уен кораллары остасы Алексей Ушаков эшли башлый, ләкин сугыш башлана, ул эшен тәмамлый алмый.  1957 нче елга чаклы чардакта сакланган эшләнеп бетмәгән  виолончельне табып музейга тапшыралар. Хәзер шәһәрдә уза торган бик күп татар чараларын әлеге уен  коралында башкарылган Фәрит Яруллин әсәре белән башланып китә.

Бик күп татар проектлары авторы Әлфия Рәхмәтуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ханым вилончельне 2012 елда шәһәрдә уза торган “Музейный олимп” конкурсына да тәкьдим итә. Һәм ул анда “Престиж Петербурга” номинациясендә җиңеп чыга.

Әлеге скрипка белән янәшәдәге экспонатлар  киштәсендә тальян  гармун сыман ук  татар өчен якын булган уникаль мандолина да саклана. Музейның баш фәнни хезмәткәре Владимир Кошелев сөйләве буенча, биредә берничә дистәдән артык тарихи мандолина саклана.

Шереметьевлар сараенда урнашкан әлеге музейны бер көн эчендә генә карап чыгарлык түгел. Анда дөньяның төрле кыйтгаларынннан китерелгән меңләгән уен коралы саклана. Бәлки, алдагы көннәрдә аның экспонатлары арсында без халкыбызның кубыз, саз, сорнай һәм гөслә кебек бай тарихлы уен коралларын да күрербез әле.

                                                       Рамис Сафин,  Санкт-Петербург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*