tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять / Биектау авылларында “Ак калфак” оешмалары ачыла
Биектау авылларында “Ак калфак” оешмалары ачыла

Биектау авылларында “Ак калфак” оешмалары ачыла

23 октябрь көнне Биектаудагы (Татарстан районы) “Ак калфак” оешмасы Айбаш авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары,укытучылары белән очрашу уздырды.

Очрашу “Ак калфак”ның оешу тарихын сөйләү белән башланды һәм оешма үз алдына нинди максатлар куеп эшләячәге турында тыңлаучыларга аңлатылды. Районда “Ак калфак” оешмасының филиаллары авыл җирлекләрендә дә оештырыла башлады:Айбаш,Суксу авыл җирлекләрендә бу оешма инде бар.Чираттагысы Битаман авыл җирлеге белән сөйләшүләр башланды.

Айбаш мәктәбе коллективы үз җирлекләрендәге оешма составы белән дә танышты.Очрашуны алып баручы,ә бу районның”Ак калфак”татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Шакирова Гөлсинә, татарлыктан беркайчан да тартынмаска,ә киресенчә горурланырга кирәклеге, телебезнең бик бай һәм бик матурлыгы турында да, гореф-гадәтләр,йолалар турында сөйләде,Һәр сөйләүләр татар халык җырлары,милли биюләр белән аралашып барды. Балалар бик зур игътибар белән тыңладылар, һәр чыгышны зур алкышларга күмделәр. Очрашуны Айбаш мәктәбе директоры Надыр Вакыйф улы :”Ак калфак”чылар бик зур эш башкардыгыз,бик тәрбияви һәм зәвыклы чара күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә очрашулар тагын насыйп булсын,чөнки мондый сөйләшүләр яшь буынга бик кирәк”-, дигән сүзләр белән үзенең рәхмәтен җиткерде.

Шушындый очрашуларны безнең оешма үзенең эш планына кертеп,киләчәктә дә дәвам итәргә уйлый. Һәм чираттагы очрашу икенче мәктәптә-Мәмдәл гомуми белем бирү мәктәбендә булачак.Шушы программа белән татар мәктәпләрендә йөреп бетергәч,яңа елдан медицина темасына багышлап икенче тур очрашуларны дәвам итәргә уйлап торабыз.

Биектау муниципаль районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Шакирова Гөлсинә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*