tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда “Ак калфак” яшь сайлаучыларны котлады
Биектауда “Ак калфак” яшь сайлаучыларны котлады

Биектауда “Ак калфак” яшь сайлаучыларны котлады

14 сентябрь көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча җирле парламентка-Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узды.

Безнең Биектау районы халкыда бу политик эшкә актив катнашты,участокларга килеп үз тавышларын бирделәр.Өлкән сайлаучылар белән берлектә быел да яшь сайлаучылар,беренче тапкыр, үз тавышларын бирделәр.

Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Мәмдәл авылында шундый 6 яшьсайлаучы булды. Участок сайлау комиссиясендә рәис урынбасары булып эшләгән, “Ак калфак” ижтимагый оешмасы рәисе Гөлсинә Шәфыйк кызы Шакирова беренче сайлаучыларны Татарстан Республикасының тулы хокуклы гражданиннары булулары белән котлады һәм шушы яшь сайлаучыларга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырды.

Гөлгенә Камалова, Биектау, Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*