tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бохара шәһәрендә татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган түгәрәк өстәл узды
Бохара шәһәрендә татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган түгәрәк өстәл узды

Бохара шәһәрендә татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган түгәрәк өстәл узды

Татар галиме, мәгърифәтче, фәлсәфәче Ш. Мәрҗанине Үзбәкстанда хөрмәтләү юкка түгел. Милләтебезнең күренекле шәхесе заманында биредә гыйлем алган.

Исегезгә төшерик, Шиһабетдин Мәрҗанине белемгә сусау 1838 нче елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1843 нче елда  Шиһабетдин Мәрҗани Сәмаркандка килеп,  “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәп” мәдрәсәсендә янә белемен тирәнәйтә.

Бүген Бохарада узган түгәрәк өстәл янында аның тормыш юлы, халыкка мирас итеп калдырган хезмәтләре хакында сөйләшәләр. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Мозаффар Камилов, “Мир гарәп” мәдрәсәсе ректоры Мавлянов Жамол, татарстан мөфтиенең беренче  урынбасары  Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан, Үзбәкстан галимнәре, шулай ук студентлар да катнаша. Очрашуны сәламәләү сүзе белән  Бохара хакиме Кәрим Камолов ачты. Ул Бохара шәһәрендә бик күп күренекле шәхесләр белем алуын ассызыклый. Алар арасында Ш. Мәрҗани исеме аерым урын алуын ассызыклады.

Васил Шәйхразиев үз чыгышында татар галименең тормыш юлын, хезмәтләрен искә төшерде. 2018 нче елда Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак билгеләп үтелүен дә әйтте.

Татар халкы үзенең бөек шәхесләрен белергә тиеш. Шиһабетдин Мәрҗани безнең тарихыбызда зур эз калдырган шундый шәхесләрнең берсе.

Татарстанда тиздән дин әһелләре форумы булачак. Июнь аенда Болгар җыены уздырыла. Милли Шура рәисе Бохара хакимен әлеге чарада катнашырга чакырды.  Түгәрәк өстәл янына җыелучыларга зур рәхмәтен дә җиткерде.

Бүгенге очрашуда Мәрҗанинең тормыш юлы һәм татар халкы үсешенә керткән өлеше, тарихи һәм дини хезмәтләре хакында чыгышлар булды. Татарстанда галим яшәгән һәм укыткан истәлекле урыннар белән дә таныштырдылар.

Очрашу ахырында җитәкчеләр бер-берсенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бохарадагы татар-башкорт милли мәдәни үзәге активистлары Васил Шәйхразиевка чапан бүләк итте.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр тәмамланганнан соң, анда катнашучылар Бохарада Ш. Мәрҗани истәлегенә мемориаль такта ачылу уңаеннан, шул тантанага китте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*