tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясенә яңа ректор – Данияр Абдрахманов билгеләнде
Болгар ислам академиясенә яңа ректор – Данияр Абдрахманов билгеләнде

Болгар ислам академиясенә яңа ректор – Данияр Абдрахманов билгеләнде

Болгар Ислам академиясенә ректор итеп Башкорт дәүләт педагогика университетының дини иминлек һәм дини белемне үстерү фәнни-тикшеренү институты директоры, 38 яшьлек Данияр Абдрахманов куелды. Бу хакта академиянең матбугат хезмәткәре Алмаз Әхмәтҗанов “Татар-информ”га әйтте.

“Бүген оештыручылар җыелышы булды. Протокол әле чыкмады. Әмма бу мәсьәлә күтәрелде һәм академиядә яңа ректор – Данияр Абдрахманов булыр”, – диде ул.

Алмаз Әхмәтҗанов әйтүенчә, җыелышта академиянең өч оештыручысы катнашкан. Алар – Татарстан Диния нәзарәтеннән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк Диния нәзарәтеннән Тәлгат Таҗетдин, Россия мөселманнары диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Рушан Аббясов.

Рәфыйк Мөхәммәтшин ике уку йортында – Россия Ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә ректор булып эшләде. Хәзер ул РИИда гына җитәкче булып кала.

Алмаз Әхмәтҗанов әйтүенчә, оештыручылар академиянең бурычлары зур булуын, аны масштаблы итеп алга алып бару кирәклеген әйткән. “Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән чакта ук үзе дә “миңа РИИны да, академияне дә алып бару авыр”, – дип әйткән иде. Хәзерге вакытка кадәр яңа ректорны эзләделәр. Ул бөтен шартларга туры килә”, – диде ул.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*