tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак.
Болгарда «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак.

Болгарда «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак.

30 апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак. Фестивальнең атамасы төбәктәге ике кулинар традицияне — чәкчәкне һәм төрле үләннәрдән пешерелгән Болгар чәен берләштерә, дип хәбәр итә Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Фестиваль кунакларын чәкчәк тарихы белән таныштырачаклар. Әлеге ризыкның төрле вариантларын тәкъдим итәчәкләр. Өстәлгә чәкчәк кенә түгел, башка милли ризыклар да куелачак.

Мәйданчыкларда шулай ук борынгы күчмә халыкларның кыр кухнялары эшләр дип көтелә. Кунакларны чәй бәйрәмендә катнашу һәм милли ризыкларны татып карау өчен тирмәдә кабул итәчәкләр.

Фестивальнең яшь катнашучылары өчен балалар мәйданчыгы эшләячәк, мастер-класслар узачак. Сәхнәдә театр, вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясаячак.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*