tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгариядә быел дүртенче тапкыр Сабантуй узачак
Болгариядә быел дүртенче тапкыр Сабантуй узачак

Болгариядә быел дүртенче тапкыр Сабантуй узачак

Болгариядә дүртенче тапкыр “Сабантуй” милли бәйрәме узачак. Быел ул 3 июньгә билгеләнгән. София шәһәрендә 8000 кв.м мәйданлы «Възраждане» паркында 7 мең кеше җыелыр дип көтелә.

Чираттагы тапкыр Сабантуй бәйрәме Россиянең Болгариядәге вәкиллеге патронаты астында, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Болгариядә Россотрудничество вәкиллеге, София шәһәре мэриясе ярдәме белән узачак.

Сабантуй мәйданында бию һәм җыр коллективлары, татар, башкорт эстрадасы йолдыздары, рус һәм болгар коллективлары чыгышлары өчен сәхнә урнаштырылачак.

Спорт мәйданчыгында көрәш ярышлары, гер күтәрү, кул көрәше узачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак, ә төп батыр – бәрәнле булачак. Шулай ук Сабантуйның башка уен-ярышлары да оештырылачак.

Халык осталары ярминкәсе мәйданында мастер-класслар узачак. Көн дәвамында сувенирлар, китаплар, милли аш-су белән сәүдә итә торган сату нокталары да эшләп торачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*