tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары имам-хатыйблыкка укучы шәкертләр белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары имам-хатыйблыкка укучы шәкертләр белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары имам-хатыйблыкка укучы шәкертләр белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә булып кайтты. Биредә ул Россиянең 21 төбәгеннән килгән 100гә якын шәкерт белән очрашты. Мәдрәсәдә алар читтән торып имам-хатыйблыкка укый.

Данис Шакиров шәкертләрне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды, Конгресс тарафыннан ел саен уздырылган Татар дин әһелләре форумы турында мәгълүмат бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*