tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Билайн” тәкъдим итә: “Татар дозор 2014”
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Билайн” тәкъдим итә: “Татар дозор 2014”

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Билайн” тәкъдим итә: “Татар дозор 2014”

21 апрель көнендә “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Татар-дозор-2014” дип аталган квест-уен уздыра.

Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту.

Маҗаралы уен быел бишенче тапкыр үткәрелә, шуңа күрә катнашучылар саны елдан ел арта бара. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки уен шактый мавыктыргыч һәм җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр дә мотивация өстәп тора. Квест катнашучылары билгеләнгән маршрут буенча үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтиләр.

Квестта катнашыр өчен мәктәп укучылары, студентлар иҗади коллективлар һәм дә гади татар телен, маҗараларны яратучы кешеләр чакырылды. Ләкин уенда катнашу өчен берничә шартны үтәү мәҗбүри иде:

  1. Командада 7 кеше булу зарур.
  2. Урамдагы хаталы элмә такталарының фотоларын салып җибәрергә кирәк иде. Аларның саны кимендә 5 данә булырга тиеш иде.
  3. 3-4 минутлык видеоролик төшерергә кирәк иде. Моның өчен берничә тема тәкъдим ителде: Татар хипстерлары, Татар супергерое, каһарmenы (комикс), Татарча флешмоб, Татарча вирусный ролик, Татарлар турында сүсез (немое) кино.
  4. “Мин татарча сөйләшәм” эмблемасы белән бәйле булган кул эшләнмәләре (hand made) яки ашсу (маффин, чизкейк бәлеш….)

Бу шартларны үтәгән командалар 20 апрельдә үтәчәк “Татар дозор” уенына чакыру алачак. Команданың киләсе турга узуын “Татар дозор” уенын оештыручылар билгели.

Нәтиҗәдә, уенның финал өлешенә 10 команда арасыннан 6 сы сайлап алынды. Финалга чыккан катнашучылар ААҖ “Вымпелком” ширкәте тәкъдим иткән бүләкләр өчен көрәшәчәк.

Уенда катнашучы өчен командаларда фотоаппарат, видеокамера булу зарур. Шулай ук команда вәкилләре “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшерелгән футболкаларда маршрут буйлап йөрер дип көтелә.

Чара 21 апрельдә, Бауман урамында башлана. Вакыты – 12:00.

Җиңүчеләр 26 апрель көнне узачак “Мин татарча сөйләшәм” концертында бүләкләнәчәк.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*