tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын теркәү башланды
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын теркәү башланды

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын теркәү башланды

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларны кабул итә. Иртәнге 7дән башлап, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләрне теркәү башланды. Хәзерге вакытка Башкортстан Республикасы, Саратов, Чиләбе өлкәләреннән 300гә якын делегат килеп җитте.

Барлыгы исә быел тугызынчы тапкыр үткәрелүче форум 70 төбәктән 1100 дин әһелен бергә җыяр дип ниятләнә. Бу юлы әлеге зур чара  мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлана. Форумда катнашучылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән. Өч көн дәвамында делегатлар төрле темаларга фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак, бер төркем чараларда катнашачак.

Бүген төштән соң дин әһелләре секцияләргә бүленеп эшләячәк. Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү, татар халкының рухи мирасын барлау һәм аны халыкка кайтару, татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны табу һәм туристлык маршрутлары эшләу турында сөйләшәчәкләр. Моннан берничә ел элек кабул ителгән “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре дә каралачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*