tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны тәкъдим ителде
Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны тәкъдим ителде

Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны тәкъдим ителде

Чаллыда татар театрының яңа бинасы дизайны беренче тапкыр тәкъдим ителде. Эскизларны Автошәһәр мэры Наил Мәһдиевка күрсәттеләр. Хәзерге вакытта «Колизей» күңел ачу комплексы урнашкан объектта тышкы яктан төзәтү эшләре бара. Объект 2020 елда файдалануга тапшырылырга тиеш.

Дизайнер Елена Сафиуллина театрның эчке бизәлеше турында Чаллы башлыгына һәм журналистларга сөйләде. Проектчы, яңартылган бинада театр гына түгел, ә уң канатында яшьләр үзәге дә урнашачак, дип хәбәр итте. Шулай да театр беренчел, диде ул. Дизайнер сүзләрен тыңлаганнан соң, Наил Мәһдиев вариантлар турында фикер алышырга кушты.

Интерьерны ясаучы сүзләренчә, тамаша залын озынча яктырткычлы түшәм-җилкән бизәячәк. Шуның нәтиҗәсендә залның акустикасы яхшырачак. Диварларда панельләр дә тавышны яхшыртачак.

Бинаның икенче катындагы фойены да милли стильдә эшләү тәкъдим ителә. Биредә орнаментлы полимер идән, аркалы буфет, уйналган спектакльләрдән костюмнар һәм башка тарихи атрибутика куелган театр музее булыр дип көтелә.

Сафиуллина тагын бер бәхәсле мәсьәләне искә алды. Бинаның яшьләр өчен булачак ягын дизайнерлар төркеме заманча hi-tech стилендә бизәргә тәкъдим иткән. Әмма театр вәкилләре тынычрак дизайн ясауны сорый. Шуңа күрә беренче кат театр стилен дәвам итәчәк.

Икенче катта исә проектчылар тагын да экстремальрәк вариант планлаштырган. «Экран ясарга», ә диварларга күренми торган панно элеп куярга тәкъдим ителә, ул исә ультрашәмәхә ут яктысында фантасмагорик картинага әверелә.

Эльвира Мөхәммәтдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*