tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чехия татарлары кыстыбый пешерү серләренә өйрәнде
Чехия татарлары кыстыбый пешерү серләренә өйрәнде

Чехия татарлары кыстыбый пешерү серләренә өйрәнде

Чехия татарларының Tatar.cz оешмасы әледән-әле “тәмле кичәләр” үткәреп килә. 17 октябрь көнне Праганың аш-су остаханәсендә егетләр һәм кызлар, апалар татар халкының милли ризыгы – кыстыбый пешерү серләрен өйрәнде.

Казаннан “Тәмле булсын”  рестораны хуҗабикәсе, күрнекеле аш-су остасы Резедә Хөсәенова үз селәре белән бүлеште.

Өлкән яштьәге апалар да, урта буын вәкилләре, яшьләр дә бер өстәл тирәли басты. Милли ризык пешерү серләренә өйрәнергә Чехиянең Брно шәһәреннән Эльмира ханым да килгән иде. “Искиткеч файдалы, ә әзерләгән ризыгыбыз бик тәмле булды”, дип белдерде ул.

Праганың Авыл хуҗалыгы институтының өченче курсында икътисад һәм бизнес серләрен өйрәнүче Ралинә Баһаутдинова:

“Tatar.cz оешмасы оештырган һәр кичәдә Татарстанга, әти-әнием янына кайткан кебек булам. Без Прагада туганнар кебек яшибез”, ди.

Әлеге институтның икенче курсында укучы кырымтатар Сәлим дә татар оешмасы үткәргән кичәләрне, спорт ярышларын берсен дә калдырмый. “Tatar.cz оешмасында булу, бер яктан, теләктәшлек, ярдәм тойсам, икенче яктан, татар мәдәниятен, сәнгатен күбрәк белергә ярдәм итә”, – ди Сәлим.

Кыстыбый пешерү серләрен ачкан “тәмле кичә”дә Чаллыдан мәдәният хезмәткәре, җырлар авторы Илнур Гомәров та катнашты. Кыстыбый пешерүчеләр суган тураган, камыр баскан арада Илнур әфәнде татар халык җырлары белән аларның күңелен күтәрде.

Әлеге “тәмле кичә”гә кадәр 15 октябрь Илнур әфәнде Чехия татарларын үзенең иҗаты белән таныштырды. Ул язган җырлар, классик композиторларның әсәрләрен һәркем олысы да, кечесе дә яратып кабул итте.

Прага татарлары милли кичәләрне даими үткәреп тора. Милли ризыкларга килгәндә, кыстыбыйга кадәр чәк-чәк, пәрәмәч пешерү серләренә өйрәнгән иделәр. Октябрь аенда күренекле композитор Илмир Низамовның иҗат кичәсе үтте.

Наил Алан, Прага

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*