tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш – М.Шәймиев
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш – М.Шәймиев

Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш – М.Шәймиев

Нинди генә четерекле мәсьәлә килеп чыкса да, Болгар ислам академиясе галимнәре моңа карата үз фикерен әйтергә, җавап бирергә тиеш. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде. Бу хакта ул “Корстон” комплексында “Милли тормыш һәм дин” IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында әйтте.

Дәүләт Киңәшчесе пленар утырышта ясалган чыгышлардан канәгать калуын белдереп: “Элек ачык дәрес дигән төшенчә бар иде. Бу чын-чынлап ачык дәрес булды. Күңелләргә май булып ята ачык фикерләр. Күп кенә борчулы мәсьәләләр күтәрелде. Бөтен ил буенча бара торган сәясәт белән бәйле мәсьәләләр дә бар”, – диде.

Минтимер Шәймиев Россия тарихында барлыкка килгән бердәнбер Болгар ислам академиясенә зур өметләр баглавын әйтте. “Бер ел инде уку-укыту эшләре бара. Чишәсе мәсьәләләр көннән-көн арта гына бара. Динебездә теләсә кем кереп ревизия ясамасын һәм башка шундый хәлләр булмасын өчен, галимнәребезнең академия алдында киңәшмә советы булырга тиеш. Ислам академиясен тормышка ашырганбыз икән, без шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Нинди генә четерекле мәсьәлә килеп чыкса да, аңа Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә, үз карарларын белдерергә тиеш. Башка органнар да шуңа колак салып эшләргә тиеш. Динне белә торган кешеләр чыгарган карарлар һәркем өчен дә мәҗбүри була ала. Бу барыбызны да борчый. Кайчак ниндидер гаепләүләр, гаделсезлекләр дә күзәтелә, кеше өчен гаделсезлектән дә борчулырак нәрсә булмаска тиеш. Бу галимнәр шурасы бөтен мәсьәләләргә дә бәя бирерлек булуы мөһим”, – дип билгеләде ул.

Аның әйтүенчә, дин, тәрбия юнәлешендә төрле өлкәләрдә башкарыла торган алдынгы тәҗрибәләрне һәркемгә танытырга кирәк.

Минтимер Шәймиев изге Болгар җирен балалар тәрбиясе өчен файдалану зарурлыгына басым ясады. “Программаларын төзеп, балаларны ял иттерү кирәк. Балага нәрсә өйрәтсәң, нәрсә күрсәтсәң, күңеленә шул сеңеп кала. Бала аны гомергә онытмый”, – диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*