tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “Татар кызы 2014” бәйгесе башлана
Чиләбедә “Татар кызы 2014” бәйгесе башлана

Чиләбедә “Татар кызы 2014” бәйгесе башлана

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы “Татар кызы 2014” бәйгесе башлануы турында игълан итә.

Әлеге бәйге Чиләбе өлкәсе хөкүмәте һәм губернаторы ярдәме белән ел саен оештырылып килә. Бу конкурс Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова инициативасы белән барлыкка килгән. Оештыручылар белдерүенчә, мондый бәйге үзенә бертөсле, башка төбәкләрдә узучы чаралардан нык аерылып тора. Чөнки бәйгедә җиңү өчен тышкы чибәрлек кенә җитми. Жюри әгъзалары кызларның милләтебез асыл затларына хас күркәм сыйфатларын да барлый. Тыйнак, тугъры, милли гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне яхшы белүче кызлар өстенлек ала.

Бәйгедә 18-30 яшьтәге кызлар катнаша ала. Сайлап алу турлары Чиләбе, Магнитогорск, Златоуст, Троицк шәһәрләрендә, Кунашак һәм Варна авылларында март-апрель айларында узачак. Конкурс нәтиҗәләре 2014 елның 5 сентябрендә Чиләбенең иң зур шой мәйдәнчыгы “Трактор” боз аренасында үтәчәк тантанада билгеле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*