tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данлыклы “Татклуб”
Данлыклы “Татклуб”

Данлыклы “Татклуб”

27 март — Халыкара театр көне

Узган гасырның 60 — 70 еллар рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, кинолары, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Ул елларда үзешчән яшь артистларның, завод-фабрикаларда, колхозларда хезмәт куеп, эштән соң, армый-талмый спектакль-концертлар оештырып, кайнап-дөрләп яшәгәннәренә сокланам. Дөнья артыннан артык кумыйча, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтеп, күңелле тормышта гомер иткәннәр ул замана яшьләре…

1924 еллардан алып Ижау шә­һәренең хәзерге Ленин районында элекке “Ирек йорты” эшчәнлеген дәвам иткән Татар клубының (халык телендә “Татклуб”) мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарганы билгеле. “Татклуб” бик зур булмаган агач йортта урнашкан, ә тамаша залы 40-50 кешелек кенә була. Шулай булуга карамастан, татар халкы өчен даими концертлар куела, үзешчән драма коллективы оешып, спектакльләр күрсәтелә башлый. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр ул заманның зыялы кешеләре (укытучылар, заводларда эшләүчеләр һ.б.) булалар. Зыялы татар яшьләре, концерт бригадасы оештырып, татар халкына хезмәт күрсәтәләр. Равил Габдрафиков соңгы елларда аның җитәкчесе булып эшли. Сеңелесе Галия апа белән әлеге талантлы шәхес турында, фотосурәтләрдәге “Яшел эшләпә” (Гамир Насрый), “Ак калфак” (Мирхәйдәр Фәйзи), “Шомлы көннәр”, “Башмагым” (Таҗи Гыйззәт), “Зәңгәр шәл” (Кәрим Тинчурин) спектакльләренә күз салып, хатирәләрне яңарттык. Мин фотосурәтләрнең күплегенә һәм андагы декорацияләргә сокландым. “Абыйның кулы бик оста иде, барлык декорацияләрне үзе ясады, фотосурәтләргә дә төшерде”, — диде Галия апа.

Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары…

илеп баса… Кечкенәдән үк үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән, бик матур җырлый иде. Әнибез Шәмсиямал тумышы белән Әгерҗе районы Биектау авылыннан, ул бик җор телле, матур җырлый, абый аңа ошаган. Эшкә дә бик нык иде әниебез. Ул кичтән койманы җимереп, иртән яңасын тотып куя иде. Әтиебез Гайфетдин Минзәлә районы Калмия авылыннан, бик ипле, интеллигент кеше булды. Гаиләдә Равил абый иң өлкән бала, мин иң кечесе. Безнең абый белән яшь арасы 16 ел. Икебезнең арада туган биш бала озак яшәмәгәннәр, туу белән вафат булганнар.

Равил абый Ижау шәһәренең 7нче санлы мәктәбен, профтехучилище тәмамлаган. Заводта эшләгәндә, шунда драма түгәрәге оештырып, спектакльләр куя башлаган.

Ленинград шәһәрендә алты айлык режиссерлык курслары тәмамлаган. Абый сөйләвенчә, татар клубына беренче тапкыр театр карарга баргач, мин (ә анда абыйны кыйный торган сәхнә күренеше булган): “Абыйны кыйнамагыз!” — дип, сәхнәгә йөгереп чыкканмын. “Сине тынычландырыр өчен пәрдәне ябарга туры килде” , — дип сөйли иде абый… Хәләл җефете Зөһрә белән бик күп спектакльләрдә уйнадылар. Гомумән, безнең бөтен туганнар уйнады. Рафак Ишмәтовны ул һәрвакыт уң кулы итеп күрде. Ул елларда бик күп яшьләр йөрде клубка. Фәнил Замалиев, Фәрит Ясәвиев, Рәсимә, Саимә Шәйхетдиновалар бик актив иделәр. Аларның кайберләре бүгенге көндә дә исән әле. Абый телгә оста иде. Аның Муса Җәлилнең “Хәдичә”, “То­маулы гашыйк” шигырьләрен яттан сөйләгәне исемдә. Бәйрәмнәргә, ашларга еш чакыралар иде аны. Татар клубы гөрләп торды ул чакларда. Сәнгать җитәкчесе Өммегөлсем апа вокал, хорда җырлау буенча дәресләр алып барды. Китапханәче Налия апа эшли торган китапханә китапларга бай иде. Безнең гаиләдә кунакта Минзәлә, Казан театрлары артистлары еш кунак булды. Абыйны Казан театрына да актер итеп чакырдылар, ләкин әниебез: “Бердәнбер улымны читкә җибәрмим”, — дип ризалык бирмәде. Биш баласын югалткан әнигә абый бик кадерле иде. Абый гомер буе “Казан театры” дип хыялланып яшәде. Зөһрә апа белән бик әйбәт яшәделәр, дүрт бала үстерделәр. Татар клубын төзекләндерергә дип яптылар да, башка ачмадылар. Равил абый аннан соң заводның торак — тәэмин итү бүлегендә эшләде. Ул чакта да әле 20нче санлы мәктәптә спектакльләр куйдылар. Кызганыч, ул 59 яшендә авырудан бу дөньядан китеп барды.

Мин дә үсеп җиткәч, ул юлдан китмәдем, институтта икътисад факультетын тәмамладым, гомер буе Октябрь районының башкарма комитетында белгеч булып эшләдем. Үземнең кечкенә чакта Мирхәйдәр Фәйзинең “Асылъяр”, “Үги кыз” (татар халык әкияте) спектакльләрендә уйнаганым истә. Соңрак инде Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” спектаклендә катнаштым. Менә хәзер шул елларны сагынып, “Дус­лык” ансамблен җитәклим”, — дип сөйләде Галия апа.

Равил абый канаты астында уйнаган үзешчән артистларның да хатирәләрен барладык.

Рәсимә Шәйдуллина (Шәйхетдинова): “Без Равил абый белән ике туган туганнар. Бик оста итеп, елатырлыкны елатырлык, көлдерерлекне көлдерерлек итеп уйный иде. Ул безне туганым Саимә белән театр уйнарга чакырды. “Чаткылар” да (Таҗи Гыйззәт), “Зәңгәр шәл” дә (Кәрим Тинчурин) һәм башка бик күп спектакльләрдә уйнадык. Мин җаваплы рольләр алырга курка идем. Сәхнәдә үз-үзебезне тотарга, югалып калмаска өйрәтте. Алга таба бу миңа тормышта да кирәк булды. Бүгенге көндә миңа 85 яшь, шул елларны бик сагынып искә алам. Тормышымда шундый истәлекле мизгелләр калдырган өчен мин аңа бик рәхмәтле”.

Фәния Гаделшина: “Кемдер авырып китү сәбәпле, миңа, унынчы класста укыганда, “Галиябану” ролен бирделәр. Хәлил ролен укытучыбыз Мулланур абый Рамазанов уйнады. Равил абый бик таләпчән, талантлы, уен-көлке ярата торган кеше иде. Аның еш әйтә торган өч җөмләсен хәтерлим. “Син әле калкып торасың. Син тыңлабрак тор әле. Син батасың!”. Соңгысы “рольгә туры киләсең” дигән сүзе иде. Рольне энәсеннән җебенә кадәр аңлатып биргәне исемдә. “Рольгә баштанаяк чум, егетләреңне оныт, син рольне яратырга тиеш”, — дип әйтә ди. Безне — өлкән класста укучыларны — еш кына массовкаларга алалар иде. “Галиябану” спектакле белән Сарапул шәһәренә бардык. Флера Хөрмәтова, баянда уйнап, театр башланганчы халык күңелен ачты, спектакль барышында аңа фон биреп торды. Равил абыйның әнисенең суфлер булганын хәтерлим”.

Сәнгать халыкның культура дәрәҗәсен, тәрбиясен күрсәтә һәм билгели. Һәр җирлектә кабатланмас талантлар яшәгән һәм яши. Равил Габдрафиков аларны күрә, үстерә белгән, мөмкинлекләр тудырган. Әйе, Удмуртиядә көчле татар үзешчән сәнгате булган, бар һәм ул милли хәрәкәтнең төп өлеше булып тора.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*