tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Депутат, тарихчы һәм мөгаллим: Атласиның өзелгән язмышы
Депутат, тарихчы һәм мөгаллим: Атласиның өзелгән язмышы

Депутат, тарихчы һәм мөгаллим: Атласиның өзелгән язмышы

Татар халкының тарихын өйрәнүчеләр арасында Һади Атласи үзенчәлекле урын алып тора. Ул гади тарихчы гына түгел. Русия империясенең Дәүләт думасына сайланып та, үз эшенә һәм намус бурычына тугры калган кеше ул.

Һади-Атласи-e1471243170196-254x300Ул 1876 елда Казан губернасы Буа өязе Чекә (Иске Чекә, хәзерге Чүпрәле районы) авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә әтисе бирә, соңрак шул заманда данлыклы булган Буа мәдрәсәсендә укый. Һади үзлектән белем алу белән шөгыльләнә, бик күп укый, төрле фәннәрне, гарәп, фарсы, төрек, урыс һәм алман телләрен өйрәнә. Буа мәдрәсәсеннән ул Ырынбур янындагы Сәет бистәсенә китә һәм шунда укытучылык курсларын тәмамлый. 1898 елда Һ. Атласи Буага кайтып, мәдрәсәсе мөгаллиме була һәм мәгариф системасын яңарту буенча киң эшчәнлек алып бара башлый, яңа укыту методлары кертә. Бик күп китаплар бастыра.

Депутат

1907 елда, халык мәнфәгатьләре өчен иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеген исәпкә алып, Һади Атласины II Дәүләт думасы депутаты итеп сайлыйлар. Монда ул Мөселман хезмәт фиркасының актив әгъзасы була һәм «Дума» газетасын – думаның эшче-крестьяннарның мәнфәгатьләрен яклаучы мөселман хезмәт фиркасенең органын оештыруда һәм бастыруда катнаша. Ләкин газета үзе озак яшәми, хөкүмәт аны алты саны чыккач яба, өстәвенә, дума үзе дә тиздән таратыла.

«Себер тарихы»

Ләкин Һади Атласи аптырап калмый, үзен тулысынча фәнни, әдәби-публицистик һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Тарихка ул аеруча зур игътибар бирә, материаллар җыя, тарихи әдәбиятны өйрәнә. 1911-1914 елларда аның төп тарихи хезмәтләре дөнья күрә. Беренчесе – «Себер тарихы». Әлеге тикшеренү аның Себер һәм Себер ханлыгы тарихы буенча чыганакларны һәм махсус әдәбиятны җентекләп өйрәнүен, рус чыганакларын һәм рус телле әдәбиятны гына түгел, ә төрки, гарәп һәм  фарсы авторларының да язмаларын куллануын күрсәтә.

Объектив «Казан ханлыгы»

«Казан ханлыгы» хезмәте үз эченә Казан шәһәре нигезләнгәннән алып, 1552 елда руслар тарафыннан яулап алынуына кадәр булган чорны ала. Автор Казан ханлыгы тарихыннан күп кенә фактларны һәм вакыйгаларны тәфсилләп өйрәнгән. Ул бай фактик материалны куллана, рус тарихчылары Татищев, Карамзин, Соловьевның хезмәтләрен, шулай ук, рус елъязмаларын яхшы белүе бигрәк тә күзгә ташланып тора. Тарихчы Казан дәүләтенең тарихын хронологик тәртиптә сурәтләгәндә объектив булырга тырыша, кайвакыт элеккеге тарихчылар белән бәхәсләшә, аерым авторларны тәнкыйтьли, үзенең дөреслеген исбатлый, ә кайвакыт аларның фикере белән килешә. Мәскәү белән Казан арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләргә, Казан ханнарының язмышына ул аерым илтифат ясый. Авторның зур казанышы дип булган вакыйгаларның даталарының дөреслеген һәм аерым истилах (термин) һәм сүзләрнең аңлатуын әйтергә мөмкин.

«Сөен-бикә» – тарихи хикәя, ул Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган. Атласиның әлеге китаплары халык арасында бик тиз таралган һәм җәмәгатьчелектә танылу тапкан. 1913 елда Атласины бертавыштан Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлыйлар.

Гарасат елларында да хезмәтенә тугъры калган

Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары вакытында һәм совет хакимиятенең беренче елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмәдә яши. Нинди генә хакимият идарә итүгә карамастан, һәрвакыт халыкка белем бирү белән шөгыльләнә. Бу вазифасын ул Февраль инкыйлабыннан соң да, Октябрьдән соң да, ак чехлар, советлар һәм Колчак вакытында да калдырмый – шул ук эшне – укытучылар әзерләү эшен алып бара.

1920 елдан 1929 елгача ул Бөгелмәнең бер мәктәбендә тарих һәм алман теле укытучысы булып эшли. 1929 елда Атласины кулга алалар, судсыз һәм гаебен исбатлаусыз Соловки утравына каторгага җибәрәләр. Ул совет хакимиятенең дошманы дип игълан ителә. 1934 елда ул Бөгелмәгә кайта һәм ярты елдан соң гаиләсе белән Казанга күчә. 1936 елда аны янәдән кулга алалар. Атласов совет хакимиятен бәреп төшерү буенча контрреволюцион оешма төзүдә гаепләнә, аңа төрек шпионы, пантюркист, милләтче һ.б. төрле атамалар тагалар. Һ. Атласиның мәхкәмәдә соңгы сүзләре: «Мин беркайчан да террорист һәм шпион булмадым, бернинди фетнәләр һәм яшерен оешмалар оештырмадым. Мин хәзерге заманныкы түгел, мин үткәннәрнең кешесе». Трибунал карары буенча аны 1938 елда атып үтерәләр.

Атласи катлаулы тарихи чорда яшәгән һәм иҗат иткән. Ул дәвернең казанышлары, каршылыклары һәм фаҗигалары аның иҗатында һәм яшәешендә үзенчәлекле борылыш таба. Һәм бүген безнең өчен ул үзенчәлекле тикшеренүче, менә дигән укытучы, җәмәгать эшлеклесе һәм халкына тугры хезмәт иткән гади кеше булып кала бирә.

Һади Атласи рухы бүген дә Бөгелмәдә яши — аның исемен йөртүче гимназия эшли, аның истәлегенә багышлап, конференцияләр уза.

Рамил Гарипов,
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры, «Мирасыбыз» проекты җитәкчесе, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты аспиранты
www.giylem.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*