tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградта татарча көрәш буенча Россия чемпионаты узачак.
Димитровградта татарча көрәш   буенча Россия чемпионаты узачак.

Димитровградта татарча көрәш буенча Россия чемпионаты узачак.

11–13 апрель көннәрендә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татарча көрәш буенча Бөтенроссия турниры узачак. Унике ел дәвамында ул Идел буе шәһәрләре арасында турнир буларак узды һәм аны Ульян өлкәсенең “Татарча көрәш” Федерациясе, Димитровград шәһәре татар милли мәдәни автономиясе, шәһәрнең спорт һәм физик культура комитеты оештырды. Бу бәйгенең оештыручы Ульян өлкәсенең “Татарча көрәш” Федерациясе президенты Фәнис Җаббаров үзе танылган көрәшче, бик күп сабантуйлар батыры, милли көрәш буенча дистәләгән чемпионатлар җиңүчесе, Татарстанның һәм Ульяновскиның атказанган физик культура хезмәткәре .

Димитровградта узачак быелгы турнир Бөтенроссия турниры буларак уза. Аны оештыруда Бөтенроссия татарча көрәш Федерациясе дә кушыла. Татарча көрәш бәйгесенә Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та килер дип көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*