tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини гаиләләр “Бердәмлек”тә кунакта
Дини гаиләләр “Бердәмлек”тә кунакта

Дини гаиләләр “Бердәмлек”тә кунакта

Оренбур шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөселман хатын-кызлары оешмасы “Бердәмлек”нең чираттагы җыелышы узды. Оешма җитәкчесе, “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгалллимәсе Мәрвәрә Садретдинова бу чарага Х.Ямашев исм. милли китапханә җитәкчесе Хәлил кызы Светлананы, “Оренбургская Сударыня” гәзите журналистын һәм алты дини гаиләне кунакка чакырды.
Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Коръән укыды һәм хатын-кызлар турында файдалы нәсыйхәт сөйләп узды. “Без әниләребезгә, хатын-кызларыбызга, сеңелләребезгә карата иң яхшы мөнәсәбәтебезне елга бер тапкыр гына түгел, ә һәр көн саен күрсәтергә тиеш. Һәр ышанган кеше хатын-кызлар турында бөтен гомере буе кайгыртырга тиеш”, – диде хәзрәт.
Читтән торып укучы шәкертләребез Зөбәрҗәт һәм Флюра ханымнарның чыгышлары:

– Ислам динендә Аллаһ Тәгалә хатын-кызларны зур дәрәҗәгә күтәрде: изге Коръәндә “Ниса”, “Мәрьям” сүрәләре бар. Иң беренче мөселман да хатын кеше – хәзрәти Хәдичә. “Җәннәт аналарның аяк астында” дигән хәдис тә бар, – диделәр.

Аннан кунакларга “Тату гаиләнең серен“ ачырга тәкъдим ителде.
1 нче гаилә: – Мин Мангушева Рәйсә. 83 яшь. 5 бала анасы. Улым, киленем белән бергә яшибез. Балаларымны эшчән, ярдәмчел һәм бер алманы бишкә бүләргә кирәклеген өйрәттем.
2 нче гаилә: Шамил һәм Галия Тайгузиннар: – Безнең никахка 60 ел. 38 ел кайнана белән бергә яшәдек. Балаларны үстерергә ярдәм иттеләр. Ике улыбыз да югары белемле түрәләр.
3 нче гаилә: Шарлык районнынан Илдар хәзрәт һәм Алсу Кутуевлар: – 20 ел бергә яшибез. 6 улыбыз бар. Хатыныма рәхмәт: шәһәр кызы буларак, авылга күчәргә риза булды. Өй хуҗалыгында мал һәм кош-корт тотабыз. Малайлар ярдәмчел һәм эшчән булып үсәләр. Нәсыйхәт: кем бала тудыра алмый – ятимнәрне алыгыз. Аллаһның ярдәме белән балага да узарсыз. Ходай биргән баланы тудырырга кирәк. “Һәр бала үз ризыгы белән туа” диелгән изге китапта. Ике улы татарча шигырь һәм Коръән сүрәсен яттан сөйләделәр.

4 нче гаилә: “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллиме Исмәгыйль һәм Эльмира Җомагуловлар: – 3 кызыбыз бар. Хатын белән тату яшәүнең сере изге Коръән китабында язылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тормышы безнең өчен үрнәк, – диделәр.
5 нче гаилә: Илсур һәм Әнилә Галиевлар: – 6 ел яшибез. 2 бала тәрбиялибез. Балаларны мәчеткә укырга йөртәбез.
6 нчы гаилә: Ринат һәм Эльза Алимбәковлар: – 3 бала тәрбиялибез. Балам белән хастаханәдә ятканда Аллаһка сыендым, ярдәм сорадым. Дини гыйлемем булмаганны аңладым. Хәзерге вакытта барыбыз да мәчеткә укырга йөрибез. Үзем икенче ел “Хөсәения” мәдрәсәсендә (читтән торып) 2 курста укыйм. Кызлары Эльвина матур, дөрес итеп “Фатыйха” сүрәсен укыды.

“Нур” исемле мөнәҗәт төркеме Пәйгамбәребез (с.г.с.) гә салават әйттеләр, моңлы тавышлары һәм матур киемнәре белән чарага ямь өстәделәр.
Бу җыелышны оештыручы Мәрвәрә абыстайга, килгән кунакларга, тәмле ризыклар әзерләүче шәкертебез Лилия ханымга зур рәхмәт белдерәбез.

Хәзирә Абделманева.
Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*