tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөбьяз мәктәбендә яңалыклар…
Дөбьяз мәктәбендә яңалыклар…

Дөбьяз мәктәбендә яңалыклар…

Апрель аенда Биектау районы Дөбьяз мәктәбендә булып кайтырга туры килде. Белем йортына килеп керүгә кунакчыллык, җылы атмосфера күңелләрне күтәрде. Мәктәп директоры Ренат Барый улының  укучылары, аларның эшләгән эшләре, һөнәрләре турында сөйләвеннән үк бу кешенең,  үз һөнәренә гашыйк икәнлеген аңладык. Ренат Хәсәнов гомерен мәгарифкә багышлаган кеше. Шуңа да, кабаттан шушы мәктәпкә директор булып кайткач ул укучылар тормышына да укытучылар тормышына да яңалык кертү турында уйлана. Шулай итеп,  Дөбьяз мәктәбендә “Мультстудия” барлыкка килә. Мультфильмнарны татар, рус, инглиз, француз телләрендә татар халык әкиятләренә  эшлиләр. “Балалар да, укытучылар да  студиядә яратып   шөгылләнә, шуңа да укучыларның урамда йөрергә вакытлары калмый, алар пластилиннан мультфильм геройлары  ясау белән мәшгуль. Монда    укучыларның бармак моторикасы актив  эшли. Ә бу исә, баш миенә дә уңай йогынты ясый. Шулай ук,  студиядә  интегралләштерелгән дәресләр уздыру да файдалы. Монда бала берничә предмет буенча белем алу белән беррәттән  һөнәр дә үзләштерә” – ди студия җитәкчесе, математика, информатика укытучысы Гатауллин Алмаз Мансур улы. Мәктәп директоры,  Латыпова Иллалия, Артем Шульга һәм башка укучылары,  аларның   яңа идеяләре турында  дәртләнеп сөйләгәндә безнең дә  мәктәп елларына кайтып, парта арасына утырасыбыз килде.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*