tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык, бердәмлек юлында
Дуслык, бердәмлек юлында

Дуслык, бердәмлек юлында

Изге Корбан бәйрәмебез уңаеннан Төмән өлкәсе мәчетләрендә гает намазлары укылды, һәркайда корбаннар чалынды.

DSC_0080Мөселман кардәшләребез өлкә мөселман диния назәрате Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты идарәсе “Золотой принц” тантаналар йортында үткәргән Корбан бәйрәменә җыелдылар. Аларны өлкә мөселман диния назәрате җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков, казыят идарәсе җитәкчесе мөфти Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты вәкилләре Владислав Чернов һәм Александр Шевелев, өлкә Думасы депутаты Фоат Сәйфетдинов, өлкә мөселман дини идарәсе попечительләр советы рәисе Зөфәр Әхтәриев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Хәнисә Алишина һәм башкалар изге бәйрәм белән котладылар. “Өлкә җитәкчеләре мөселманнарга булышып тора, тыныч яшибез, Мәскәүдә зур, искиткеч матур Җәмигъ мәчете ачылуын зур дулкынлану белән күзәттек, шулай дус, бердәм булып яшик”, – дигән сүзләр яңгырады чыгышларда. Хаҗ кылырга киткән якташларыбыз да видеокотлау юлладылар. Өлкәбездән өлкә хакимияте ярдәме белән киткән 12 кешенең дә исән-сау булуын күреп куансак, Мәккәдә каза күрүчеләрнең якыннары кайгысын уртаклаштык. Үзәктә Ачилә Сәгыйдуллина, Луиза Сөрмәтова, Клара Кучковская, Гөлзифа Нигъмәтуллина мөнәҗәтләр башкардылар, Сафия Алтынгузина шигырь сөйләп, дога укып күрсәтте.

DSC_0022“Золотой принц” тантаналар залында озын өстәл артында тиздән 90 яшен каршы алачак сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйрь Хәйруллин гаиләсе, туганнары утырган иде. Фатыйх хәзрәт хөрмәтле кунакны юбилее белән тәбрикләргә сүзне өлкә “Сугышчан туганлык” ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәүф Садыйковка бирде. Рәүф Әюп улы Сәгыйрь агага рәхмәт белдереп, олы хөрмәт йөзеннән күкрәгенә оешманың “За ратную доблесть” медален такты һәм бүләк тапшырды.

Бу көн бүләкләргә бай булды. Казыят идарәсе җитәкчесе тагын да сәхнәгә әле яңа гына 25 еллык юбилеен бәйрәм иткән өлкә татар “Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтованы чакырды. Беренче көненнән үк дин юлында булучыларга, исламга, дуслык, тынычлык булдыручыларга зур игътибар биргән һәм тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек иткән коллективны җитәкләгән Алсу Мөхәммәтәмин кызын Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең “Әл-ихсан” ордены белән бүләкләде, эшендә зур уңышларга ирешүен теләде. Кунакларга Айсылу Юнысова һәм Гөлзифа Нигъмәтуллина моңлы җырларын юлладылар.

Бәйрәмнәр мул өстәлләр артында изге догалар белән шифаланган ашлар ашап дәвам итте. Килүчеләр рәхәтләнеп сөйләшеп, аң-фикер алышып, җитәкчеләр, дин юлында йөргән якташлары белән танышып, яхшы сүзләр ишетеп ял иттеләр.

DSC_0036“Этнос” балалар, “Хәзинәләр утравы” балаларны сәламәтләндерү үзәкләрендә, яшь эшмәкәрләр оешмасы тарафыннан “Төзүче” милләтләр мәдәниятләр сараенда матур бәйрәмнәр оештырылды. Ә инде авылларда бер ай буе корбан ашлары дәвам итәчәк.

Әйтергә кирәк, укымышлы, белемле имамнарга кытлык үзен нык сиздерә. Өлкә диния назәрате бу мәсьәләне чишү максатыннан елына шундый ике семинар үткәрергә тырыша. Корбан бәйрәме көннәрендә дә Ямбай авылындагы Нигъмәтулла Кармышаков исемендәге тарихи мәчеткә 80ләгән дин әһеле җыелып, дин сабаклары ала башлады.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*