tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәп – әхлак тәрбиясе буенча укулар
Әдәп – әхлак  тәрбиясе  буенча укулар

Әдәп – әхлак тәрбиясе буенча укулар

Әлмәтнең Р.Фәхреддин  исемендәге  үзәк  мәчетнең  конференцияләр залында  “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дип исемләнгән  ике көнлек уку курслары башланып  китте.

Татарстан Республикасы Мөселманнары  Диния  Нәзарәте,  Әлмәт районы  һәм шәһәре  мөхтәсибәте,  Әлмәт районы мәгариф идарәсе  белән берлектә оештырылган  чарага  район һәм шәһәр мәктәпләре,  балалар бакчаларыннан  35 тән артык татар теле укытучылары  һәм  тәрбиячеләр  чакырылган  иде.

Әдәп –әхлак  тәрбиясе буенча  оештырылган укуларның ачылышында  Әлмәт муниципаль  районы  башлыгы урынбасары  Наҗия  Хәйдәрова,  ТР Президентының  мәдәниятне  үстерүгә ярдәм фонды  директоры  Нурия  Хашимова, Җәлил хәзрәт  Фазлыев, Әлмәт районы һәм шәһәре  мөхтәсибе  Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов,  “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире, “Ак калфак”  берлеге рәисе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе   җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча  урынбасары  Сирена  Җиһаншина, Әлмәт  мөхтәсибәте каршысында эшләп килүче мөслимәләр  җәмгыяте рәисе  Наилә  Зыятдинова  катнашты.

Альм. текстФәһим  хәзрәт  Әхмәтҗанов  районда  әдәп – әхлак тәрбиясенә юнәлдерелгән  эшчәнлекнең  район башлыгы  Мәҗит Салихов тарафыннан  һәрвакыт  яклау табуын ассызыклап,  алдагы  гамәлләрнең  дәвамлы  булачагына  ышаныч  белдерде.

Район башлыгы  урынбасары Наҗия Хәйдәрова үзенең  чыгышында  билгеләп узганча,   районда әдәп – әхлак тәрбиясендә эзлекле эш алып барыла,  ләкин бу гына җитәрлек түгел.

– Безнең  һәрберебез  бу  эшнең  ни дәрәҗәдә кырыс,кискен икәнлеген аңларга тиешбез.  Балалар  бакчалары,  мәктәпләрдә эшне  бүгенге чор, замана таләпләренә тәңгәл килерлек итеп, отышлы ысуллар белән оештыру ихтыяҗы  зур, шулай булмаганда  иртәгә тагын  соңга калачакбыз, – диде ул.

Ике көн дәвам итәчәк укулар барышында  Балтач укытучыларының  күрсәтмә дәресләре, Җәлил хәзрәт  Фазлыев,  Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның  чыгышларын тыңлау планлаштырыла.

Фәрдия Хәсәнова,  “Альметьевский вестник” газетасы

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*