tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Егетемә – кулъяулык!
Егетемә – кулъяулык!

Егетемә – кулъяулык!

хабаровск вышивка216 февральдә Хабаровскидагы Татар яшьләре үзәгендә кул эше белән мавыгучыларны көтәләр. Һәр теләгән кеше кулъяулыкта чигү серләренә төшенеп карый ала. Катнашучыларга үзләренә бизәген уйлап табып аны кулъяулыкта чигеп карарга тәкъдим ителә.

Мастер-класс 23 февраль көненә туры китерелеп үткәрелә. Россиядә бу көнне ир-егетләрне котлау традициягә кергән. “Чигү – татар хатын-кызларының яраткан шөгыле. Сөлгеләрдәге, киемдәге һәм башка тукымадан эшләнгән өй кирәк-яракларында бизәкләр гадәттә чигелгән булган”, – дип сөйли Татар яшьләре үзәге рәисе Лилия Федосеева.

хабаровск вышивка3Аның сүзләренә караганда, Татар яшьләре үзәгендә мастер-класслар даими үткәрелеп тора. Һәм алар һәрвакыт берәрнәрсә уңаеннан оештырыла. “Бервакыт без  фетрдан уенчыклар тегәргә өйрәндек. Аннан соң ясаган уенчыкларыбызны 2013 елның 14 декабрендә үткән Яңа ел бәйрәмендә бүләк итеп тапшырдык. Витраж буенча мастер-классны ел саен үткәрелүче милли чибәрлек бәйгесе “Мисс Сабантуй”га багышлап ясадык. Чаралар бик күп түгел, ләкин аларның һәркайсысы яшьләрдә зур кызыксыну уята”, – дип сөйләгән Лилия “KhabTIME” хәбәрчесенә. 

Чигу буенча мастер-классны Гүзәл исемле остабикә үткәрәчәк. Катнашырга теләүчеләргә үзләре белән тукыма кисәге, җепләр, инәләр, кыршау алып килү зарур.

фото: vk.com/tmk_khv

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*